Май 2019 ел

Җиңү көне – җиңел бирелмәде

 

Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 74 нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү — милли горурлык, хәрби дан һәм илебезнең көч-куәте билгесе.

         Хөрмәтле ветераннар! Тиңдәшсез каһарманлыгыгыз, Җиңүгә ышанычыгыз һәм киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итүегез өчен сезнең каршыда баш иябез. Көчле ихтыярыгыз, батырлыгыгыз, тормыш юлыгыз горурлану хисе уята. Без фронтта һәм тылда илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән хәрби һәм хезмәт батырлыгы үрнәге булган ветераннарга мәңге рәхмәтле булачакбыз. Барыгызга да бәхет, иминлек һәм тынычлык телибез.

Хөснетдинова Карина, 5В