Сердәш

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН КИҢӘШЛӘР

Тырышып укы.Укытучының аңлатуын игътибар белән тыңла, аның барлык биремнәрен тырышып һәм мөстәкыйль рәвештә үтә, дәрестә үзеңне яхшы тот. Дәресләргә соңга калма.

Хезмәттә, үз классыңның эшләрендә катнаш. Иптәшләреңә яхшы укырга, эшләргә булыш.

Мәктәп һәм башка төрле җәмәгать милкенә, үз әйберләреңә һәм иптәшләреңнең әйберләренә саклык белән кара. Үсемлекләрне, терлекләрне сакла.

Көн саен гимнастика яса. Чиста, пөхтә бул.

Күп укы, көндәлек режимыңны үтә. Буш вакытыңны файдалы үткәр.

Мәктәптә, өйдә, урамда башкаларга үрнәк бул. Укытучылар, танышларың, иптәшләрең белән очрашканда исәнләш. Өлкәннәргә юл һәм урын бир. Урамда юл йөрү кагыйдәләрен үтә.

Әти-әниеңнең, гаиләдә өлкәннәрнең сүзен тыңла, өй эшләрендә булыш. Иптәшләрең белән дус бул, нәниләр турында кайгырт.