Сабыйга

Йолдыз, йолдыз вак кына,
Яфраклары ак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

***

Шундый зур – бөтен җирне әйләндереп ала, 
Шундый кечкенә – иң кечкенә ярыкка да сыя. (Җил-давыл)

​***

Бер көтүче мең сарык көтә. (Ай, йолдызлар)

​***

Үзе шушында, үзе беленми; 
Тынга беленә, күзгә күренми. (Һава)

​***

Йон түшәгем ертылды, 
Бөтен дөнья йон булды. (Буран)

​***

Менә ята җәүһәр таш, 
Алыйм дисәң, юк була. (Кар)

​***

Егет егетлеген итә, Елмаеп боз эретә. (Кояш)

​***

Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә 

Чәчәк ата бер төстә. (Чыршы)

​***

Югалткан әйберең түгел, − 

Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак)

​***

​Көзен туа, язын үлә.(Боз)

​***

Суык булса тик ята, 
Һичбер сүз дәшми, 
Каты салкын кышларда да 
Сабыр итә. 
Яз башында көн җылынгач 
Йөгерә башлый, 
Бик эсседә канатлана, 
Очып китә. (Кар)

​***

Оча – юк канатлары,
Чаба – юк аяклары
Тышта булса өелә,
Өйгә керсә, җәелә.(Кар)

​***

Ипи түгел, су түгел,

Авыр түгел, аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел.(Һава)