Котлаулар

 Хөрмәтле Эдуард Завдат улы, Лилия Магфур кызы, Гульнара Минниәхмәт кызы, Александра Александр кызы, Ринат Хәмзә улы. Сезнең һәрберегезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез  белән тәбрик итәбез. Сезгә бәхетле, озын гомер, күтәренке кәеф, эшегездә  уңышлар, ныклы сәламәтлек,  тыныч көннәр һәм өметле киләчәк телибез. Киләчәктә бары  белемле, акыллы, сәләтле  укучылар гына   укытсагыз иде дигән теләктә калам.  Һәрвакыт шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, олы җанлы, киң күңелле,  булып калыгыз. Киләчәктә дә дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын, туганнарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, хезмәтегездән  тәм, тормыштан ямь табып яшәсәгез иде. Без Сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез!