Һөнәр сайлаганда

 Пешекче - мин яраткан һөнәр

 «Һөнәрле утта янмый, суда батмый»,- диләр халыкта.  Бу мәкаль эчендә никадәрле мәгънә! Ә нәрсә соң ул һөнәр? Һөнәр ул кем өчендер  яраткан эше, белгечлелек, профессия. Һөнәрләр барысы да мөһим һәм кирәкле. Һөнәрне сайлый гына белергә кирәк. Һөнәрне яратып, күңелеңә ятышлысын сайласаң гына, һөнәреңнең остазы була аласың.

Мин 7 нче сыйныфта укыйм. Тирә-ягымда күп профессия кешеләре яши.  Кайчакларда мин хыял диңгезендә йөзәм һәм үземне нинди дә булса һөнәр белгече итеп күзалдыма китерәм. Кайчакларда берүзем генә калып уйланып утырырга яратам. Үзеннән-үзе күңелгә «Киләчәктә кем булырга?» дигән уйлар килә.

«Мин пешекче һөнәрен сайларга телим! Оста пешекче булачакмын!» - дигән уйны күңелемә салып куйдым инде. Пешекче бит бөтен һөнәр ияләренә дә кирәкле кеше. Мин халкымның тәмле ризыкларын бик яратам. Татар халык ашлары белән кешеләрне сыйлыйсым килә. Бу һөнәрне сайлау халкымны яратудан, аның милли ризыкларына соклануымнан киләдер дип уйлыйм. Бигрәк тә тәмле шул безнең татар халык ашлары! Безнең чәк-чәкләребез чит илләрдә дә мактаулы урында йөри. Иң кадерле кунакларны Татарстан халкы чәк - чәк белән каршы ала.

Үземнең хыялымны тормышка ашырыр өчен, миңа тырышып укырга кирәк, һөнәр осталыгын арттыру өчен, уку йортында белем алырга кирәк.

 Озакламый үзем дә шундый тәмле, катлаулы  ризыклар әзерләргә өйрәнермен дип уйлыйм. Хәзерге вакытта да мин әниемә булышам, үзем яңа рецептлар уйлап чыгарам, төрле халык ашлары турында күп кенә китаплар укыйм. Минем киләчәгем- минем кулымда.

Ильина Виктория, 7А сыйныфы