Файдалы киңәшләр

 Ишегалдында XXI  гасыр! Техника, медицина, промышленность алга киткән.   Ә елдан-ел яңа төрле авырулар барлыкка килә.  Бу сорау мине борчый һәм уйланырга  мәҗбүр итә. Сәламәтлек - кеше тормышында иң мөһим нәрсә. “Сәламәтлек - байлык”- диләр бит. Сәламәт булу күп кенә төрле факторларга бәйләнгән. Ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт! Ләкин хәзерге тормыш, кеше хәрәкәтен чикли. Якын араларга бару өчен дә кешеләргә машинада йөрү уңайлырак. Ә хәрәкәт исә, кешенең табигый физиологик ихтыяҗының берсе.  Кеше сәламәт булсын өчен, кешегә хәрәкәт кирәк. Интенсив хәрәкәт ярдәмендә, яшәешне тәэмин итүче эре һәм вак тамырларда, бөтен тәнне биләп алган чутсыз капиллярларда кан йөрү яхшыра, организмда матдәләр алмашыну уңышлы барсын өчен кирәкле кислород микъдары туплана, ул исә күзәнәкләрне яңартуга булыша, әзме-күпме стресс киеренкелегеннән арынырга ярдәм итеп, тән мускулларына, буыннарга сыгылмалылык өсти.  Көн саен ярты сәгать йөреп кайтсаң да, адымнарың җиңеләер, башлар сафланыр, авызга тәм керер. 

Халыкта мәкаль бар: “Иртәңне ничек башласаң, көнең дә шулай үтәр”. Бу дөрестән дә шулай. Әгәр көнне иртәнге гимнастикадан башласаң, син көне буе җиңеллек тоясың, күтәренке күңелле йөрерсең. Гимнастика  кешегә картайганчы сау-сәламәт  булып калырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәт активлыгы-сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе.

    Дөрес туклану – сәламәт булуның икенче шарты. Кеше көнгә  3-4 тапкыр  ашарга тиеш. Иртә - организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан  тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз.  Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. Укучы баланың ярты көне мәктәптә үтә диярлек, шуңа күрә, укучы  мәктәптә кайнар ризык белән тукланырга тиеш.   Кызганычка каршы, күп кенә яшьләр дөрес тукланудан баш тарталар. Кибеттәге чипсалар, сохарыйлар, баллы сулар сатып алалар һәм организмга зыян китерәләр. Күп кенә авырулар шулар аркасында да килеп чыгарга мөмкин.

     Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысы да физик сәламәтлек нигезе. Безнең сәламәтлек бары тик безнең кулларда.  Киләчәктә үзеңне сәламәт күрәсең килә икән, шундый гади кагыйдәләрне үтәргә онытма! Сәламәт бул!

Галимова Гөлия, 7А сыйныфы