Йолдызлар илендә
Йолдызлар иле рубрикасында гадәттә танылган кешеләр, заман йолдызлары турында язалар. Миңа бу рубрика туры килгәч, гимназиябезнең бер якты йолдызчыгы турында язарга булдым. Сүз Азизова Эльза турында бара. Эльза 11 нче сыйныфта белем ала. Ул күпкырлы шәхес. Мәктәптә укуы белән генә чикләнеп калмый ул, ә күңеле тарткан эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Музыка мәктәбен “5”кә генә бетереп, хәзерге вакытта вокал дәресләрен дәвам итә. Шәһәр, республика, халыкара конкурсларда катнашып, дәрәҗәле урыннар яулый. Кызыксынган фәннәрен тирәнтен өйрәнер өчен, курслар тәмамлый. Шәһәр, Республика, Рәсәй күләмендә уздырыла торган чараларда актив катнаша. Алар арасында Идел буе фәнни конференцияләр, фәнни тикшеренү эшләре, проект эшләре, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уеннар, олимпиадалар саны чиксез күп. Ә 2016 нчы елда Эльза яхшы укыганы һәм музыка сәнгате өлкәсендәге иҗади казанышлары өчен Казан шәһәре Мэры стипендиясенә лаек булды. Без Эльза белән горурланабыз. Аннан үрнәк алырга тырышабыз. Киләчәккә аңа уңышлар теләп калабыз!
Шадалиева Дина, 7А сыйныфы укучысы