Гыйнвар 2019 ел

 

Беренче яртыеллыкны тәмамлап, икенче яртыеллыкка аяк бастык. Ап-ак карга аяк баскан кебек, без дә тормышыбызның әлеге этабын башлап җибәрәбез. Әйе, үткән чирек вакыйгаларга бик бай булды. Район һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән олимпиадалардан  укучыларыбызның призлы урыннары бар. Без аларны тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә шундый югары үрләр яулауларын телибез. Яхшы уку - барлык укучыларның омтылышы.  Яңа уку елында да үзгәрешләргә омтылабыз, гимназия укучылары да читтә калмас.


Театр сәнгатен үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2019 ел - “Театр елы” дип игълан ителде. Без дә әлеге чарадан ераклашмыйбыз. Үзебезнең татар телен, мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә корылган күп эшләр алып барабыз. Безнең мәктәп Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры  артистлары белән очрашу кичәсен беренче тапкыр гына оештырмый. Әлеге кичәләрдә алар үзләренең тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе белән уртаклашалар, матер класс күрсәтәләр, безгә бик күп уңай эмоция тараталар, аларга карап, театрны гына түгел, бар кешене яратасы, сөясе килә, күңелләр күтәрелеп китә, дөньяга караш үзгәрә.  Шулай ук февраль аенда без югары сыйныф укучылары белән әлеге театрга Ә. Еники "Гөләндәм туташ хатирәсе" спектаклен карарга барабыз. Кыскасы, без үз мәдәниятебезне, сәнгатебезне үстерергә, сакларга омтылабыз.