Ноябрь 2018 ел

Хатын-кыз... Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы хатын-кызлар... Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле, үзенең милләте өчен гомерен дә кызганмаган хатын-кызлар, безнең әниләребез!

Әни, әнкәй, әнием - 

Нинди матур бу сүзләр. 

Бик күп нәрсә хакында  

Безгә алар сөйлиләр. 

Әни, әнкәй, әнием - 

Минем өчен иң зуры. 

Безгә hәрчак яктырта  

Шушы сүзләрнең нуры.

     Әни! Җир йөзендә иң гүзәл, иң газиз сүз. Ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый.

Ана белән бала арасындагы керсез мәхәббәт- табигать бар иткән иң бөек хис ул. Һәр әни уз баласын кешеләр белән сөйләшергә, олыларны ихтирам итәргә, тәрбияле, акыллы, тәртипле булырга өйрәтә. Һәр әни үз баласын кешелекле булырга өнди. Баласы юлда булса, төннәрен йокысыз үткәрүче, баланы яклаучы, саклаучы да ул — әни!

   Әни кешенен мәрхәмәтле, шәфкатьле куллары эшли белмәгән эш юктыр бу дөньяда. Ана йөрәге иң тугрылыклы сизгер йөрәк. Балага булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми, сүрелми. Баласының язмышына кагылышлы бер генә нәрсәне дә ана йөрәге ваемсыз үткәрә алмый. Безне, якты дөньяга килгән мизгелдән алып, әниләрнең күңел hәм кул жылысы озата бара.

    Уеннан башканы белмәгән сабыйлар да, тормыш кичергән чал чәчле өлкәннәр дә Ана назына, аның мөлаем карашына мохтаҗлар. Әнигә мәхәббәтең никадәр тирән булса, тормышын да шулкадәр шатлыклы hәм яктырак уза.

  Әниләр безгә авыр вакытларда булыша. Һәрбер адымыбыз белән кызыксынып торалар. Без әниләребезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Аларнын йөзенә кызыллык китермәскә тырышабыз. Аларга бездән рәхмәттән башка сүз юк.

Без үскәндә күпме борчылулар 

Күргән әнкәй гомер эчендә; 

Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине, 

Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

Билгеле булганча, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә үзенчәлекле бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу – беркем дә битараф кала алмый торган бәйрәм.

Гимназиябездә дә һәр ел саен Әниләр көне зурлап билгеләп үтелә. Бу елны мәктәбебезгә әниләр көне уңаеннан күренекле татар шагыйрәсе Эльмира апа Шәрифуллина килде. Урта һәм югары сыйныф укучылары шушы уңайдан бик матур һәм эчтәлекле чыгышлар әзерләгән иделәр.  Чара дәвамында шагыйрә үзенең тормыш тәҗрибәсе белән дә ураклашты. Егет - кызларыбызга үтемле һәм бик кирәкле киңәшләрен биреп, алар белән әңгәмә алып барды.

Атна дәвамында башлангыч сыйныф укучылары, үзләренең әниләрен мәктәпкә кунакка чакырып,  кадерле кешеләрен шатландырып төрле чаралар үткәрделәр.

 Әнкәйләр! Ходай сезгә озын гомер, бәхет, шатлык бирсен. Беркайчан да бала кайгылары күрергә язмасын. Сез безгә hәрвакыт терәк! Без сезне яратабыз!

10 нчы сыйныф укучысы Таһирова Л.