Сентябрь 2018 ел

Бүген белем бәйрәме,

Кулда чәчәк бәйләме...

Халкыбызны күркәм иткән көн бу,

Урамнарга шатлык тулган көн.

Нәниләрнең керсез күңеленә

Бетмәс хатирәләр уйган көн.

 

   1 сентябрь – тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучылар өчен дә, кабаттан парта артына әйләнеп кайтучылар, укытучылар, башка уку йортлары өчен дә зур бәйрәм. Белем бәйрәмен гимназиябез дә билгләп узды. Тантаналы линейкада укытучылар, укучылар, әти-әниләр катнашты. Беренче һәм унберенче сыйныф укучылары матур җырлар, биюләр тәкъдим иттеләр. Гимназиябез директоры Гөлфия Гаязовна, өлкән укытучыбыз Наил Гәлләмович, “Ел укытучысы-2018” бәйгесенең республика этабы җиңүчесе Радик Рифович укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм бик матур, истә калырлык булды.

   Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына аны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!