Сентябрь-октябрь 2013 ел

Укытучы! Нинди изге исем!

"Әни" сүзе кебек кадерле"

Нинди матур, күңелгә якын тавыш ишетелә. Сабый елый. Бу  - баланың дөньяга беренче аваз салуы. Ул күзен ача һәм тирә-якка сорау тулы карашы белән төбәлә. Тирә-юньдә таныш булмаган кешеләр, предметлар, гомумән, бөтен нәрсә ят аңа. Менә шушы минуттан башлана инде баланың яшәеше. Шуңа да бит кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора.

"Укытучы"... "Мәктәп"! –

Бу ике сүз күңелемдә яши янәшә.

"Укытучым" дип телем әйткән чакта,

 "Мәктәбем" дип йөрәк эндәшә.

 

 

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә.

 

Ил карты да аңа, башын иеп,

"Мөгаллим", дип, зурлап эндәшә...

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала.

Укытучым, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыта,
Авыр чакта ярдәм кулын суза,
Йомшак сүзе белән юата.

Укытучы - барлык һөнәрләргә юл ачучы.  Күпкырлы, эзлэнүчән тәрбияче, могҗиза кылучы. Чын укытучы-бәхетле кеше, чөнки аның кулында бөтен кешелек бәхете. Гимназиябез укытучыларын, чын күңелдән, бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Аларга нык сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез!

Зиннәтова Алия, 6а сыйныфы укучысы.