май 2013 ел

Сугыш...

Сугыш дигән ямьсез сүзнең

Беләсезме нәрсә икәнен?

Ут эчендә яткан солдатларның

Гомерләре ничек беткәнен...

1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашист Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Бөек Ватан сугышы башлана. 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем  белми иде.

Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган, меңләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган...

Сугыш - кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул...

Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолётына утырып качкан һәм иптәшләрен дә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, фашистлар куркып "төнге шәүләләр" дип атаган хатын-кызлар эскадрильясын һәм аның командиры Мәгубә Сыртланова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын! Меңнәрчә, миллионнарча солдатлар юлсыз җирләрдә пычрак ерып, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар һәм аны үз өнендә − Берлинда тар-мар иткәннәр.

Туган илне фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, өлкән буынның, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән.

Туган илне дошманнардан азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә без ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне − барысын да итә тотарга тиешбез. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз − ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Бөек Җиңүдән соң күп кенә вакыт үтсә дә, безнең илдә Җиңү бәйрәмен һәр ел саен яратып каршылыйлар. Бу көнне мәгариф йортларында, мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар үткәрелә. Алар хөрмәтенә зур бәйрәмнәр, шәһәр урамнарында парад үтә, ветераннарыбызны котлап бүләкләр тапшырыла. Безнең гимназия дә бу эшләрдән  читтә калмый. Гимназиядә  9 май бәйрәменә багышланган төрле чаралар уздырылды. 5 нче май көнне 8 “Б” сыйныфы укучылары Почетный караулда, Мәңгелек Ут янында тордылар. 8 нче май көнне дә гимназиябездә зур бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмгә ветеран-педагоглар һәм ветераннар чыкыралган иде. Алар хөрмәтенә кечкенә генә концерт кичәсе уздырылды. Гимназиянең икенче катында, 1-11 нче сыйныф укучылары тарафыннан ясалган, сугыш темасына караган рәсемнәр  күргәзмәсе оештырылды.

Хөрмәтле ветераннарыбыз! Рәхмәт сезгә батырлыгыгыз өчен, барлык эшләгәннәрегез өчен! Рәхмәт сезгә Туган җиребезне, туфрагыбызны саклап калганыгыз өчен, дөньяның бөтен матурлыгын һәм яктылыгы без сезнең аркагызда күрә алабыз! Рәхсәт сезгә!

Җамалиев Нияз, 8а