апрель 2013 ел
Г. Тукай халык рухында мәңге яши
Халкым күңеленә ак нур сиптең, Кара төндә булдың якты ай; Шаулы язның сүнмәс тугаедай, Мәңге дәртле җырчы син, Тукай! |
Гасырлар узгач та, якты исеме онытылмаган шәхесләр күп булмый, нинди генә чорлар килсә дә, иҗтимагый идеаллар нинди якка үзгәрсә дә, үз милләтенә чын күңелдән хезмәт иткән шәхесләр онытылмый. Татар халкын мәгърифәтле, бәйсез, башка милләтләр белән тиң күрергә теләгән кешеләр арасында , әлбәттә, Г.Тукай да бар.
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала.
1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары гаиләсендә тәрбияләнә. Биредә ул татар халык иҗатын һәм әдәбиятын җентекләп өйрәнә, гарәп, фарсы, төрек, рус һәм башка халыкларның әдәбиятлары белән таныша, рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә. Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.
Уральскидагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный. 1905 елгы революция дулкыны белән зур әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгать эшлеклесе, журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.
1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Ул үлемсез әсәрләренең күбесен шушында язган. Г.Тукай иҗатына тормыш материалын үзе яшәгән чордан, көндәлек вакыйгалардан алган. Ул иҗат иткән геройлар – ишаннар, басмачылар, кәмитчеләр, байлар, хәйрия җәмгыяте әгъзалары, Печән базары әһелләре - барысы да реаль чынбарлык җимешләре.
Г.Тукай иҗатында үз чоры тәгаен сурәтләрдә чагылса да, алардан чыккан һәм һәр чор өчен яраклы, актуаль яңгырашлы фикерләр бар. Әнә шулар әсәрләрне искертми.
Мәңгелек темаларны ачуы мәхәббәт, табигать шигырьләре һәрбер нәни бала, яшүсмер өчен дә бик аңлаешлы...
Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була. Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән татар культурасы тарихында яңа эпоха ачты.
Ел саен аның истәлегенә багышланган төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Габдулла Тукай белән бәйле чаралар безнең гимназиядә дә уздырылды. Гимназия бинасының икенче катында Тукай әсәрләре буенча иҗат ителгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук ел саен үткәрелә торган “Шигъри сүз” бәйгесендә катнашу, шагыйрьнең каберенә бару, төрле кичәләр һәм очрашулар уздырылды. Гимназия укучылары һәр бәйрәмдә актив катнашып, призлы урыннар яулады.
(Бу хакта тулырак мәгълүматны “Без булдырабыз!” рубрикасыннан укый аласыз)
26 нчы апрель – Тукай бәйрәме, туган тел бәйрәме, шигырь бәйрәме ул
26 нче апрель көнне гимназиядә Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Тукай – мәңгелек шагыйрь” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә 1-9 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. 6б сыйныфы укучылары Камалетдинов Илназ һәм Миңнуллина Эльвина кичәне үзенчәлекле итеп алып бардылар. Җыр, шигырь сөйләү бәйгесе, уеннар – болар барысы да матур, кызык һәм күңелле. Шулай ук Г.Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә, укытучыларыбыз әзерләгән презентация дә тәкъдим ителде.
Шул ук көнне Г.Тукайның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры каршындагы һәйкәле янында елдагыча шигырь бәйрәме уздырылды. Анда 4а сыйныф укучылары катнашты. 9А сыйныфы укучысы Фасахав Булат, барлык татар зыялыларын сокландырып, илһамландырып «Бер шагыйрьнең сүзләре» шигырен сөйләде.
Гәрәфиева Фәридә, 10а