Март 2013 ел

Яз килә...

Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы −
Сагынып көткән яз килә.

Кышның салкыннарыннан соң, ниһаять, сагынып көткән яз килде. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Март аеның уртасы җитсә дә, әле һаман  яз билгеләре күренми. Көннәр һаман салкын. Көне-төне буран уйный, кар ява. Бу күренешне, язның кыш белән тартышуы, - диләр халыкта. 

          Тиздән бу салкыннар тәмамланыр, кояш җылы нурларын көннән-көн күбрәк чәчер. Түбәләргә боз сөңгеләре элеп куяр. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә башлар. Алар кояш нурларында энҗе кебек ялтырар. Түбә калайларыннан пар күтәрелер. 

Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр. Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар. Бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Язның да эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Кырларда тиздән тракторлар гөрләр − язгы кыр эшләре башланыр. Язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлер...
           Бу әле март ае гына. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт. Әнә шундый матур, күңелле яз көннәренең берсендә, 7 нче март көнне, гимназиянең 8 “А” сыйныфы укучылары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең һәм Татарстанның Халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Н.Ихсанованың юбилей кичәсендә булды.

Нәҗибә Ихсанованы юбилее белән дуслары һәм хезмәттәшләре котлады һәм Туфан Миңнуллинның үткен юморы белән сугарылган “Гөргөри кияүләре” спектакле күрсәтелде. Нәҗибә Ихсанова әлеге спектакльдә шат күңелле  Әүдәки ролен башкарды. Спектаклҗдә Гөргөри абзый һәм Кәтернә түтинең төпчек кызлары Үринә турында, аны берьюлы өч егет яратып йөри. Гөргөри абзый Үринәне керәшен татарлары йолалары буенча гына кияүгә бирергә карар кыла. Шуннан китә  кыз йортына яучы җибәрүләр, көрәштә җыр, биюдә сынашулар. Җебегән Микуш та сынатмый, хәтта иң күркәм кияү булып чыга.
              Керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән бу җырлы-биюле тамаша Камал театрының иң популяр спектакльләренең берсе.   
             Н.Ихсанова – Г.Камал театры сәхнәсендә татар театрының реалистик традицияләрен дәвам итеп төрле хасияттәге образлар иҗат иткән атаклы, күренекле артистка. Аның иҗат репертуарында татар, рус, чит ил авторлары әсәрләрендә башкарылган 100дән артык образ бар.

Гимназия укучыларына спектакль бик ошады.  Артислар  искиткеч табигый, чын күңелләрен биреп уйнадылар, рәхәтләнеп көлдек, аларга сокландык. Сезнең талантыгыз алдында баш иябез!

 

Таһирова Динә, 8а