Май 2015 ел

Соңгы кыңгырау

Май урталарында Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булган иде. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты. Быел олимпиаданың йомгаклау этабында республика данын 191 укучы яклады. җиңүчеләр һәм призерлар саны 109 кеше тәшкил итте, бу, былтыргы белән чагыштырганда, 36га күбрәк. Татарстан Республикасы гомумкоманда зачетында Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калышып, өченче урынны биләде.

"Соңгы елларда мәгариф системасына бик күп акча салдык, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Әлеге системалы эш үз нәтиҗәләрен бирә". Ул зур тырышлыклар белән әлеге дәрәҗәгә ирешкән олимпиада җиңүчеләрен котлады. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы укучыларның әти-әниләре һәм укытучыларының зур ролен дә билгеләп үте. "Безнең киләчәгебез - интеллектуаль Татарстанда, дип уйлыйм. Кеше потенциалы бик зур булган Татарстанда. Бүгенге көндә теләсә нинди бурычны хәл итү өчен белемле, дөрес эш итә белә торган лидерлар кирәк. Безнең алдыбызда андыйларны мәктәп эскәмиясеннән үк табу, ярдәм итү, аларның сәләтләрен ачу бурычы тора", - диде ул. Татарстан лидеры киләчәктә республика укучыларының икенче урын өчен көрәшә алачагына өмет белдерде. "Биредә җыелган укучылар - ул безнең киләчәгебез, Татарстан киләчәге, яңа Россиянең киләчәге. Без сезгә таяначакбыз", - дип йомгаклады сүзен Р.Миңнеханов. Рөстәм Миңнеханов олимпиадаларның абсолют җиңүчеләренә һәм аларның укытучыларына рәхмәт хатлары һәм акчага сертификатлар тапшырды.  Энгель Фәттахов үз чыгышында билгеләп узганча, республика җитәкчеләре ярдәме белән Татарстанда сәләтле балалар белән эшләү өчен күп нәрсә башкарыла. Ул 2014 елда оештырылган республика олимпиадалар үзәген мисал итеп китерде, анда күп санлы чаралар һәм бәйгеләр үткәрелде. Министр ассызыклаганча, Татарстанда экология, химия, хокук буенча командалар көчле, әмма математика бераз аксый. "Санкт-Петербург һәм Мәскәү тәҗрибәсен өйрәнү зарур. Һәм безнең система нәтиҗәләрен бирергә тиеш", - диде ул. Э.Фәттахов уку йортларының директорларына аерым рәхмәт белдерде: "Белем бирүнең сыйфатын директорлар тәэмин итә. Директорлар корпусы яхшы булса, сыйфат та, җиңүчеләр дә, сәләтле балалар да булачак". Чара "Татарстан Республикасы ел укучысы - 2015" мактаулы исеменә лаек булучыны атау белән тәмамланды. Ул - Казанның 19нчы гимназиясенең 9нчы сыйныфында белем алучы, "Хокук" фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасы абсолют җиңүчесе Дамир Мясаутов.

Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау яңгырады. Укучылар өчен БДИ ын  тапшру башланса, түбәнрәк сыйныфта гыйлем алганнар җәйге каникулларга таралды.

Быел Татарстан мәктәпләреннән олы тормыш юлына 9 нчы сыйныфтан 34 меңгә якын укучы, ә 11 нче сыйныфтан 17 мең 500 укучы атлады.

Казанның 1 нче татар гимназиясен 14 укучы тәмамлады. Гимназистларны данлау тантанасында гыйлем учагы директоры  Гөлфия Гаяз кызы Шәмсиева: “Бүген без дә тантана, яхшы билгеләргә укыган укучыларны тәбриклибез”, диде. Алдынгылар гимназия директоры кулыннан мактау кәгазьләре алуга иреште.

 Ел дәвамында мәктәптә вакыйгалар узды. Укучылар әледән-әле олимпиада,бәйгеләрдә җиңүләр яулады. Быелгы ел ил күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы буларак билгеләнә. Вакыйгалар  Татарстанда уза торган мөһим чаралар белән аваздаш иде. Гимназиядә оештырылган чараларның нәтиҗәсен бәяләү экраны  мәктәп диварына эленде. Әйтергә кирәк, анда беренчелекне, Татарстан варислары буларак кабул ителгән укучылар яулаганын күрергә мөмкин.,  алар (5 а классында белем алучылар) 166 балл җыйганнар. Класс җитәкчеләре Эльмира Рөстәм кызы  “5” ле билгеләренә генә укырга омтылыгыз,дигән фикерләрен һәрдаим укучыларына җиткереп тора.

Гимназиядә абруйлы, үз эшенең осталары яшь буынга белем бирә дисәк ялгыш булмас. Кайсы гына классны алсаң да уңышлары белән горурланырлык. Хәтта 3 нче “а” сыйныфында (класс җитәкчеләре Фәридә Фәим кызы) “президент” та белем ала.  Мондый күренешне республиканың бер генә мәктәбендә дә очратырга мөмкин түгел.  

Гыйлем алудагы күрелгән чараларны язып бетерерлек түгел. Сайтта алар турында һәрдаим мәкаләләр урын алды.