Апрель 2015 ел

Ана теле бәйрәме...

 Һәр ел саен төрки халыклар апрель аенда Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгели. Республика мәктәпләрендә олуг вакыйгага багышланган тантаналар, искә алу кичәләре уза. Казанның 1 нче татар гимназиясе республика күләмендә уздырыла торган чаралар да актив катнашучылардан. Ел саен бер төркем укучылар Бөек шагыйрьнең мәңгелек йөртына барып, чистарту эшләрен  алып бара. Вакыйгалар яшь буын күңелендә ана телебезгә хөрмәт тәрбияли. Әйтик, Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиаданың узганын барлык укучылар күзәтте. Җиңүчеләрне  Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында  бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратника, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. катнашты.

 Тантанада иң элек олимпиаданың Гран-при ияләре игълан ителде. Бу дәрәҗәгә Канаданың Монреаль шәһәре Джон Аббот көллияте студенты Камилә Хәмәдъярова һәм Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин лаек булды. Җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов үзе тәбрикләде. Аның сүзләренчә, бүгенге глобализация шартларында татар телен саклап калу җиңел түгел. Дөрес, хәзерге вакытта республика күләмендә бу юнәлештә күп кенә программалар эшләп килә, татар телен өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр бар. Татарстан лидеры мисал итеп Интернет челтәрендә тормышка ашырыла торган “Ана теле” проектын китерде. “Шулай да, гаиләдә әти-әни балалары белән туган телендә сөйләшмәсә, телне саклау бик авыр, – дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов бәйгедә катнашучыларның һәммәсенә туган телебезне саклауга өлеш керткәннәре өчен рәхмәтен җиткереп: Татарстанда менә шушындый олимпиадалар үткәрү мөмкинлеге тудырылганга без сезнең белән бергәләп сөенәбез”, – диде.

Халыкара олимпиаданың беренче туры читтән торып, интернет-тест формасында, 8-21 декабрьдә уздырылды. Анда Россиянең 34 төбәге һәм дөньяның тагын 12 иленнән 11,6 меңләп укучы һәм студент катнашты. Сайлап алу турында иң күп балл җыйган яшьләр исә бәйгенең 20-23 апрель көннәрендә Казанда узган йомгаклау этабына чакыру алган иде. Быел бәйгенең йомгаклау сынауларында Россия, Казакъстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан, Төркия, Япония, Кытай, Финляндия, Бельгия, Канададан 14яшьтән 25 яшькәчә 500дән артык укучы һәм студент катнашты. Анда егетләр һәм кызлар татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәре үтәде һәм “Минем халкым – туган төбәгем һәм мин” дигән темага презентация тәкъдим итте.

 Бәйгенең лауреатлары дип 15 катнашучы табылды. Алар арасында чит ил студентлары Ләйлә Рәмиева (Төркия), Алсу Дәүләтшина (Азербайҗан), Накамура Мидзуки (Япония), Әмир Вафин (Финляндия), Россия укучылары Юлия Катаргулова (Төмән өлкәсе), Фәнил Абдулганиев (Ульяновск өлкәсе), Алинә Галиева (Чиләбе өлкәсе), Айгөл Вәлива (Яр Чаллы), Энҗе Хамәтова (Әлки районы), Булат Сәфәров (Казан), Алия Закирова (Минзәлә), Заһир Галиуллин (Буа районы), Мария Зяблова (Бөгелмә), Рада Ананичева (Казан) һәм Маргарита Ваһапова (Лаеш районы) бар иде.

 Халыкара олимпиадада беренче урынга исә Милена Лукина (Саба районы), Алина Копылова (Арча районы), Юлия Иванова (Кукмара районы), Анна Васильева (Казан), Гөлгенә Мәүләвиева (Тукай районы), Алена Евдокимова (Мамадыш районы), Таһир Зиннәтуллин (Биектау районы), Диләрә Бәдертдинова (Казан), Диләрә Галиева (Казан), Диләрә Җамалетдинова (Казан), Әлфинә Йосыпова (Мамадыш), Алинә Фәттахова (Бөгелмә районы), Ләйсән Алапова (Чувашстан), Айрат Моратов (Пермь крае), Линара Кәримова (Оренбург өлкәсе), Айсылу Юмагулова (Башкортстан Республикасы), Ринат Рәүпов (Санкт-Петербург) һәм Гүзәл Фарсыева (Казан) лаек булды.

 Беренче урын ияләрен Энгель Фәттахов котлады. Ул татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олипиадада катнашучылар санының елдан-ел кызу тепмлар белән артуына игътибар юнәлтте. “Бәйгене беренче тапкыр уздырганда, сайлап алу турында 1,5 мең кеше катнашса, былтыр 5 меңгә якын укучы һәм студент көч сынашты. Быел исә катнашучылар саны тагын да күбәрәк – 11 меңнән артып китте, – дип сөйләде министр. Ул Татарстанда телләрне өйрәнү, саклау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын ассызыклады, шулай да, киләчәктә эшләнәсе эшләрнең күп булуын әйтте. - Гаилә һәм мәгариф системасы бергәләп эшләгәндә, татар теле югалып бара торган телләр исемлегенә керергә тиеш түгел. Финляндия, Канада, Кытайдан килгән балаларыбыз татар телендә мөрәҗәгать итәләр икән, бу телнең якты киләчәге турында сөйли”, – диде Энгель Фәттахов.

 Министр Э.Фәттахов мондый олимпиаданың киләчәктә дә уздырылачагын вәгъдәләде һәм катнашучыларга, туган телләрен өйрәнгәннәре, яратканнары өчен, рәхмәт әйтеп: “Шундый ук милли җанлы булып калыгыз! Алдагы көннәрдә сезнең белән тагын да зуррак залларда очрашырга язсын”, – дигән теләкләрен җиткерде.

 Олимпиадада икенче һәм өченче урын яулаган укучы һәм студентларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратника һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәбрикләде.

 Олимпиаданың Гран-при ияләренә диплом һәм IPAD Mini, калган җиңүчеләргә исә диплом һәм фотоаппарат тапшырылды.

Ана теле бәйрәме Габдулла Тукай һәйкәле янында дәвам итте. Быел ул бөек шагыйрьнең тууына 129 ел тулуга багышланды. Казанда татар гимназияләрендә укучылар әлеге бәйрәмне көтеп ала. Алар ел саен татар зыялылары җыела торган мәйданга килеп, Шигърият бәйрәмен карау бәхетенә ия. Быел Тукайның туган көне ял көненә туры килде. Яшь буын вәкилләре әти-әниләре белән бергә шигърият бәйрәмендә катнашты. 

Бәйрәм чаралары бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән башланып китте.  Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,  ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шулай ук Дагстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдуллатыйпов һ.б. рәсми затлар, ТР Язучылар берлеге вәкилләре, гомумән, татар җәмәгатьчелеге, шулай ук төрки телле яшь язучылар фестиваленә килгән кунаклар катнашты. Шуннан соң бәйрәм чарасы  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры буенда урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында дәвам иттрелде. Биредә, традицион рәвештә, Шигърият бәйрәме үткәрелде. Көн салкынча булуга карамастан, халык шактый күп җыелган иде. Тантананы Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Бәйрәм нәниләр чыгышы белән башланып китте. Иң элек Казан каласының 261нче балалар бакчасында тәрбияләнүче 4 яшьлек Булат Хөснетдинов Г.Тукайның “Туган тел” һәм “Гали белән кәҗә” шигырьләрен сөйләде, аннары башкаланың 24нче балалар бакчасына йөрүче Фатыйх Галәвиев Тукай шигыренә иҗат ителгән “Пар ат” җырын башкарды.

Шуннан соң мәйданга җыелучыларны ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сәламләп, ТР Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы исеменнән Шигърият бәйрәме, Туган тел көне белән тәбрикләде. Ул кар яуса да, яңгыр яуса да, Шигърият бәйрәменә, елдагыча, халыкның күпләп килүенә игътибар юнәлтеп, моның Габдулла Тукайны хәтерләү, хөрмәт итү билгесе булуы турында әйтте. Ул бүгенге чарада татар җәмәгатьчелеге, казанлылардан тыш, Дагстан башлыгы Рамазан Абдуллатыйпов җитәкчелендәге делегация, Төркмәнстан парламенты делегациясе, шулай ук төрки телле яшь язучылар катнашуын билгеләп узды.

Туган телнең теләсә кайсы халык өчен гаять әһәмиятле фактор булуын искәртеп, Фәрит Мөхәммәтшин: “Без Татарстанда ике теллелек турында закон нигезендә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балаларыбызга туган телләрендә белем бирә алуыбыз белән горурланабыз. Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясы якшәмбе мәктәпләрендә исә 18дән артык тел өйрәтелә. Алар арасында үзбәк, таҗик, мари, мордва, чуваш һ.б. телләр бар. Без аларны саклап калырга омтылабыз, чөнки аңлыйбыз: тел ул – ата-ана мирасы, ерак гасырлардан килә торган байлык. Татар теле яшәсә, татарлар да яшәячәк”, – диде. Ул быел Татарстан парламентаризмының 25 еллыгы уздырылачагын әйтеп, шушы 2 дистә елдан артык вакыт эчендә татар депутатларының татар телен саклап калуга үзләреннән зур өлеш кертүләре турында билгеләп узды һәм аларга рәхмәт сүзләре әйтте.

Тантаналы чарада Дагстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдуллатыйпов та чыгыш ясады. “Казанда салкын булуга карамастан, бүген һәр татар, Татарстан башкаласына кунак булып килгән һәр дагыстанлы күңелендә җылылык хөкем сөрә, чөнки без бөек Тукайның бөек шигъриятенә тагын бер адымга якынаябыз, – дип сөйләде ул. – Тукай шигырьләрен беренче мәртәбә укыганда, мин 90 яшьлек акыл иясе әсәрләрен укыгандай булдым. Ә инде шагыйрьнең 27 яшьтә вафат булуын белгәч, аның Аллаһы Тәгалә тарафыннан туган халкына җибәрелгән илаһи сәләткә ия пәйгамбәр булуын аңладым, чөнки Тукайның иҗаты тулысынча хылкына багышланган”.

Дагстан башлыгы Татарстанга икенче тапкыр килүен билгеләп узды һәм республиканың Россиянең иң алдынгы төбәкләреннән берсе булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, бүген мәйданга җыелган халыкның күплеге татар халкының Тукай калдырган рухи мирасның кадерен белеп яшәве турында сөйли. Чыгышы ахырында Рамазан Абдуллатыйпов татар халкын туган телен һәм милли шагыйрьләрен онытмаска өндәде.

Тантанада ТР Язучылар берлеге тарафыннан оештырылган төрки телле яшь язучылар фестиваленә чакырылган кунаклар да сүз алды. Бәйрәм сәхнәсендә, аерым алганда, Казакъстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Галим Җайлыбай, Кабарда-Балкар Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Абдуллаһ Бегиев, Чувашиянең халык шагыйре Юрий Семендер, Саха (Якутия) Республикасы башлыгы каршындагы тел сәясәте буенча совет әгъзасы Гавриил Андросов милли телләрендә шигырьләрен сөйләде.

Шигърият бәйрәме һәм туган тел көне белән татарстанлыларны алдагы елларда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләре булган Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Зиннур Мансуров котлады.

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, Шигърият бәйрәменә халыкның, елдагыча, күпләп җыелуы, төрле илләрдән, республикалардан да мәртәбәле кунаклар килүе Тукайның татарлар өчен генә түгел, башка төрки халыклар өчен дә кадерле булуын күрсәтә. “Без бүген Тукай янына килдек. Бу, үз чиратында, милләтең, телең, халкың язмышы турында уйлау, борчылу, кайгырту дигән сүз. Тукайның язмышы, бөтен иҗаты да халык язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Әдип бүген дә күп кенә иҗат әһелләре өчен остаз булып кала бирә. Тукай безнең укытучыбыз икән, димәк, ул безнең өчен һәрвакыт кадерле булачак. Тукай кадерле булса, милләтебез дә, һичшиксез, яшәр!” – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Апрель аенда узган ана телен олылауга багышланган тантаналар һичшиксез яшь буын вәкилләре күңелендә озак сакланыр,алай гына да түгел, укытучылар дәресләрдә анда булган фикерләрне яшь буын вәкилләре күңеленә сеңдерергә тырышыр. Ана теле сакланса гына,милләт яши ала. Тел сагында торучы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары бу төшенчәне яхшы аңлап эш йөртә. Гимназиядә белем бирүче укытучыларның эш-гамәлләре шуңа бер ишарә.