Март 2015 ел

Сугыш михнәтен үз күзләре белән күргән, сугыш һәм хезмәт ветераннарының  сафлары сирәгәя бара. Исәннәре күргән мәшһәр көннәрне дөрес итеп сөйләп калырга тырыша. Казанның беренче татар гимназиясендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган вакыйгалар еш уза дисәк, ялгыш булмас. Бу юлы Бөек Җиңү таңын бүләк итүчеләргә медальләр тапшыру тантанасы булды. Казанның Вахитов районында яшәүче ветераннарны аппарат җитәкчесе Айрат Ахмадуллин сәламләде, Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итеп, медальләр тапшырды. Соңыннан гимназия укучылары ветераннар хөрмәтенә концерт куйды.

33 сугыш һәм хезмәт ветераны Җиңү медален алды. Күпләрнең сәламәтлекләре какшау сәбәпле йөрүләре кыенлаша. Гимназия укучылары, класс җитәкчеләре белән бергә, ветераннарның өйләренә барып медальләр тапшырды. Барлыгы 74 сугыш һәм хезмәт ветераны медальләр алды. Аларның  батырлыклары турында аерым бер китап язырлык.

Бөек Ватан сугышы инвалиды Вәли ага Миргалиев тумышы белән Марий Эл республикасыннан. 7 класста укыган чагында, гаиләләре белән бергә Казанга күченеп кайталар. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән сугышның алгы сызыгында дошманга каршы көрәшә,яралана. Әле дә сугышта алган яралар тыңгылык бирми. Сызлана. Вәли ага әңгәмәсен,”...мин сугышны Румыния территориясендә тәмамладым”,-диеп җавап бирә. Батырлыклары өчен бирелгән орден-медальләре күкрәген бизи.  Гимназиянең 5 в сыйныф укучылары, җитәкчеләре А. Фәйзуллина белән бергә Вәли аганың өенә барды. Алар батырга Җиңү таңын бүләк иткәне өчен, чын йөрәктән чыккан  рәхмәтен әйтте,саулык-сәламәтлек теләде. Гимназиянең 6а сыйныф укучылары да класс җитәкчеләре А.Хәйретдинова белән бергә Рафаил Малышевка кунакка  барып медаль тапшырды.  Сугышка  киткәндә, аңа бары 17 яшь була. Шунда үзенең якташын, Советлар Союзы герое Николай Волковны очрата. Алар элеккеге, Горький өлкәсеннән. Фотоальбомында  фронтташ дуслары белән бергә төшкән фотосурәтләр шактый, Рафаил Малышев сугыштан соң да дуслары белән элемтәдә яшәгән. Аның әйтүенчә, командирлары яхшы булган, Мостафа исемлесен аерым искә төшерә, сугыш ветеранының хәтере начарайган,кайбер мизгелләр күңеленнән җуелып бара.

Өенең диварын үзе ясаган картиналары бизи. Сугыштан соң Рафаил Алексеевич сәнгать училищесына кергән була. Яшьлек елларында табигать күренешләрен ак кәгазь битенә төшерергә яраткан. Төп һөнәре су трансорты  белән бәйле. Инженер-инспектор булып эшләгән. Заманында матур гаилә корган, кызы,оныклары кунакка килә.

Сүз дә юк, әлегедәй очрашулар яшь буынны патриотик рухта тәрбияләргә ярдәм итми калмас. Юкка гына очрашулар үзе бер гомергә тиң, димиләрдер. Казанның беренче татар гимназиясе җитәкчелеге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, хәтер“Альманах” ын нәшер  итәргә уйлый. Һәм ул үз чиратында сугыш һәм хезмәт ветераннарының исемен мәңгеләштерү булып тора.