Февраль 2013 ел

Батырлыкта – матурлык

Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

 

   Батырлык ул – рухи матурлык. Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Батырлыкта - матурлык. Ул  батырларның  кылган  изге  гамәлләре,  данлы  исемнәре  әкиятләргә  күчкән,  җыр-дастаннарга  кергән.  Һәм  буыннардан-буыннарга  күчеп,  бүгенге  көннәргә  килеп  җиткән. 

 

15 нче февраль көнне һәр ел саен җәмәгатьчелек зур хөрмәт белән илебез күгендә мәңге балкучы кояш булып кабынган герой-шагыйрь Муса  Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә.

1906 елның 15 февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында алтынчы бала булып дөньяга килә ул. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, дәүләткә каршы җимерү эше алып баруда гаепләп үлем җәзасына хөкем итә. 25 нче август көнне 11 җәлилченең гомере Плетцензее төрмәсендә  өзелә.

Әйтче, Муса, мондый матурлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Кемнән алдың шундый горурлыкны?

Нинди ялкыннарда чыныктың?

                                                                       Сәйфи Кудаш

1956нчы елның 2 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән М.Җәлилгә Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Әсирлектә тудырган бөтен дөньяга мәшһүр ,,Моабит дәфтәрләре“ 1957нче елда Ленин премиясенә лаек булды. ,,Моабит дәфтәрләре”-Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Ул шигырьләр шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты, бик күп телләргә тәрҗемә ителеп басылды.

15 нче февраль көнне ТРның милли музеенда герой-шагыйрь М.Җәлилнең моабит дәфтәрләренең нөсхәсе чыгарылды. Бу тантаналы кичәдә гимназиянең 3а сыйныфы укучылары да катнашты һәм геройның һәйкәленә чәчәкләр куйды.

М.Җәлилне искә алу көне уңаеннан гимназиядә төрле чаралар үзды. Гимназиянең  2 катына М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган стена газеталары эленде; китап күргәзмәсе оештырылды; актлар залында, язучы, шагыйрь һәм әдәбият белгече  Галимҗан Гыйльманов белән очрашу үткәрелде.

Мусалар шикелле,

Алишлар шикелле

Ил яклар ир булып үсегез!.

Таһирова Динә, 8а