Февраль 2015 ел

Безгә тынычлык кирәк

     Казанның 1 нче татар гимназиясе ишеген ачып керүгә, “Безгә тынычлык кирәк”, дип исемләнгән  почмакны күрергә мөмкин. Бу исә -батырлар исемен мәңгеләштерүче күренеш. Укучылар, Батырлар истәлегенә багышлап, гәҗитләр чыгара, очрашулар нигезендә, мәкаләләр языла. Мәктәп сайтында вакыйгалар һәрдаим яктыртыла. Белем алучылар Татарстанда булган олуг вакыйгалардан хәбәрдар булып торалар, дисәк, ялгыш булмас. Конференция, очрашуларда Бөек Ватан сугышы темасы үзәктә яңгырый.

         Әле яңа гына 1 нче татар гимназиясенең 5нче а сыйныфы укучылары Казан Кремлендә урнашкан Бөек Ватан сугышы музеенда патриотик-шагыйрь Фатих Кәрим истәлегенә оештырылган искә алу кичәсендә катнашты. Ләйсән Вәлишина Фатих Кәримнең “Ант” шигырен сөйләде.Тележурналистика түгәрәгенә йөрүчеләр, шагыйрь истәлегенә “Батырга чәчәкләр баш ия”, дигән гәҗит та  чыгарган. Укучылар  аны Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханымга бүләккә алып килгән иде. Класс җитәкчесе, ана теле укытучысы Эльмира Хөснетдинова гәҗитне тапшырган вакытта, Фатих Кәримнең иҗаты безнең күңелләрдә яши, укучылар шигырьләрен ятлый, иншалар яза. Шагыйрьнең иҗатын онытмаячакбыз, диеп чын күңеленнән чыккан фикерләрен җиткерде. Соңыннан Ләйлә ханым укучылар иҗат иткән гәҗиткә озак кына карап торды. Рәхмәт Сезгә әтиемнең иҗатына игьтибарлы булганыгыз өчен, диде. Һәм Фатих Кәримнең китабын бүләк итте. Тантаналы төстә үткәрелгән вакыйгада, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты,шагыйрь Ренат Харис, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, кинорежиссер Салават Юзеев, Татарстанның халык артисты Марат Әхмәтов,Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Флюра Дәминова, театр училещасы студентлары, мәктәп укучылары катнашты. Фатих Кәримнең Ватан төшенчәсе белән сугарылган фикерләре яңгырады. Шагыйрь“Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, гомерең озын булыр....”, дип язган. Кичәдә Ләйлә ханым аны берничә тапкыр сөйләде. Истәлекләре белән уртаклашты. Калининград өлкәсендә яшәүчеләр батыр истәлегенә багышлап һәрдаим очрашулар үткәрә икән. Ләйлә ханым,ул төбәктә яшәүчеләргә дә рәхмәтен җиткерде. Фатих Кәримнең соңгы хаты бүгенгәчә ачылмаган, шагыйрь аны хатыны Кадрия ханымга атап язган була. Кичәгә килүчеләр хатны күрү бәхетенә иреште. Музейда Фатих Кәримнең шәхси әйберләре саклана. Быел Г.Тукай, М.Жәлил, Ф.Кәримнең шигыйрьләреннән торган җыентыклар нәшер ителәчәге турында да җиткерелде. Журналист Римзил Вәлиев үз чыгышында, күп вакытта без, үзебез турында гына уйларга күнеккән, ә менә болганышлар башланса, Ватаның турында уйлыйсың икән шул,диде. Ватаннары турында уйлаучылар,алар -“алтын” баганабыз.  Батырлар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү мөһимлеген ассызыклап үтте. Әлегедәй вакыйгаларда укучыларны катнаштыру, җимешләрен бирми калмас. Максат - туган илгә, ана теленә хөрмәт тәрбияләүдән гыйбарәт. Шуңа да, Казанның 1нче татар гимназиясе җитәкчелеге, кичәләрдә катнашып чыгыш ясауны мөһим вакыйгага тиңли. Гимназиянең конференция залында  еш Батырлар истәлегенә уздырылган очрашуларның шаһиты  булырга мөмкин. Озын сүзнең кыскасы, барысы да яшь буынга дөрес тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.