Гыйнвар 2015 ел

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан...

Гимназиябездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, махсус карар нигезендә, "Бөек сугышта Бөек Җиңү", дигән яңа проект игьлан ителде. Яңа уку елыннан башланып киткән чарада һәркем катнаша. Сүз дә юк, максаты яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдән гыйбарәт. Кайсы гына сыйныфның ишеген ачып керсәң дә, әлеге юнәлештә эш барганлыгын күрергә мөмкин. Диварларда Бөек Җиңүгә багышланган газеталар эленә.  Тарих укытучылары яшь буынны кызыксындыру юнәлешендә 1941-1945 еллардагы Җиңү көннәре исемлеген булдырган. Әйтик, сугышчыларның Җиңү яулаган  авыл-калалары турында белешмә туплана. Соңыннан,  мәгьлүматлар нигезендә, китап төзү дә күз уңында тора.

 Яшерен батырын түгел, мәшһәр көннәрне үз күзләре белән күргән буын сирәгәя. Сугыш һәм хезмәт ветераннары әйтүенчә, ".... ул көннәрне оныту мөмкинме соң. Җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Буыннар алмашынса да, каһарманнарның батырлыгы онытылырга тиеш түгел". Гимназия җитәкчелеге ветераннарның әйткән сүзләрен искә алып, яңа проектны тормышка ашырырга керешә дә. Әйтергә кирәк, укучылар эзләнү барышында, борчыган сорауларына җавап та таба ала. Кешелек кыйммәтләрен саклау юнәлешендә барган фикер алышулар, яшь буынны формалаштыруда ярдәм итми калмас.

Яңа проектны тормышка ашыру этаплап алып барыла:

  1. "Бөек сугышта Бөек Җиңү" проектын төзү.
  2. Җиңү турында материаллар туплау.
  3. Җиңү турында бит (листок) булдыру.
  4. Бөек Ватан сугышы турында рәсемнәр ясау. Шул нигездә конкурс игьлан итү.
  5. Иншалар язу.
  6. "Бөек Җиңү" турында китап төзү һәм аны тәкьдим итү.
  7. Китапны укыту-тәрбия эшләрендә файдалану.

Материаллар туплангач, укытучылардан иҗади төркем оештырыла. Алар, җыйналган мәгьлүматлар нигезендә, китап әзерләячәк. Шулай ук, гимназиябез укучылары Татарстанда Бөек Җиңүгә багышланган вакыйгаларда да актив катнаша. Мәкаләләр гыйлем учагы сайты сәхифәләрендә яктыртыла.