Декабрь 2014 ел

Сүз башы

Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов татарча белмәгән балалар турында "бу вакыт эчендә аюны да биетергә өйрәтергә була", дигән иде. Чыннан да, министрның әйткән сүзләре хак. Балалар арасында төрлесе булырга мөмкин, кемдер гуманитар, кемдер техник юнәлешне сайлар. Аларның татарча аралашу дәрәҗәсе дә төрлечә булыр, ләкин баланың үз фикерен бәян итә алуы, аралаша алуы -  ирешердәй  мөмкин максат. Казанның беренче татар гимназиясе эшчәнлеге шуның бер мисалы.

Укытучының  уңышы

Татар гимназиясендә һәрдаим мәгарифнең алдынгы эш ысуллары кулланыла. Абруйлы галимнәрдән попечительләр Советы оешкан. Фикер сөрешләре югарыда булган укытучылар коллективы тупланган. Яңалыкларны белем учагы укытучылары үзләре уйлап чыгара. Булдыклы, югары категорияле, тәҗрибәле педагог  Гөлфия Гаяз кызы Шәмсиева җитәкләгән  уку йорты республикадагы башка мәктәпләргә үрнәк булып тора.  Укучыларны фәнни эшләргә җәлеп итү, төрле түгәрәкләрдә балаларның сәләтләрен камилләштерү, төгәл фәннәрдән югары күрсәткечләргә ирешү, милли белем учагының казанышлары. Гөлфия Гаяз кызы фикеренчә, Татарстанда укучыларның сәләтен ача торган олимпиадалар, бәйгеләр узып тора. Бер сүзсез татар гимназиясе укучылары урыннар яулый. Халыкара күләмендә узган Интеллектуаль конкурста Алия Хатыйпова, Кәрим Кәримуллиннар дипломга ия булган. Бөтенроссия күләмендә уздырылган, гәләм киңлекләрен аңлата торган  викторинада Айгизә Әхәтовага тиңнәр табылмый. Беренче урынны алып кайта. Республика, Идел буе төбәкләре дәрәҗәсендә оештырылган фәнни конференфияләрдә һәрдаим гимназия укучыларының чыгышларын ишетергә мөмкин.  15 нче тапкыр үткәрелүче Лобачевский исемендәге конференциядә  Гүзәл Юсупова лауреат исемен алса, Булат Фәсаховка беренче урын бирелә. Ә инде татар зыялыларының исемнәрен мәңгеләштерүче, Хади Атласи, Туфан Миңнуллин исемендәге фәнни-гамәли конференцияләрдә исә Аделина Гизетдинова, Булат Фәсаховларның уңышларын күрергә мөмкин. Татар теле һәм әдәбиятыннан республика күләм олимпиада да призлы урыннарны  әлеге гимназия укучылары, Нияз Җамалиев, Регина Афлетоноваларның алуы, ана теленә булган хөрмәтне балалар күңелендә уятканнар икәнлекне аңлата. Бөек Тукайга багышланган вакыйгалар укучылар күңелендә якты маяк булып тора. "Тукай безнең күңелләрдә",дигән бәйге җиңүчеләре исә Нияз Турлов, Айгөл Гыйләҗева. Тукай шигырьләрен сөйләүчеләрнең дүртенче тапкыр уздырылучы Бөтенроссия бәйгесендә Булат Фәсахов Гран пригә ия була. Сүз дә юк,  вакыйгалар мөгалимнәрнең уңышларын дәлилләп күрсәтә.

Гимназиягә укырга кергәндә балаларда милли хис бик чамалы булса, укуны тәмамлаганда данлы тарихыбыз белән горурлануларында искәртеп узмый мөмкин түгел. Бу күренешкә, гимназиядә тарихны күрсәтә торган музеейның эшләве, икенчедән исә укучыларның республикада уза торган бәйгеләрдә катнашулары этәргеч бирми калмый. Быел "Үткәннәргә сәяхәт" конкурсында Яңа татар Бистәсенең үткәне һәм бүгенгесе номинациясендә Миләүшә Галиуллина дипломга ия була.

Гимназия коллективы Республика күләмендә бара торган мөһим вакыйгаларның үзәгендә кайный дисәк ялгыш булмас. Быел җәмәгатьчелек Мәдәният елы кысаларында, Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел тулуны билгеләде. Мәктәп укучылары арасында "Ул кабызган утлар сүнмәс алар", дигән бәйгедә уздырылды. Гран при иясе Казанның беренче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы, Нияз Җамалиевка тапшырылды.

Киләсе 2015 нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләячәкбез. Гимназия диварында батырлар истәлегенә багышланган гәҗит эленгән, укучыларда патриотик хис тәрбияләүне күздә тоткан вакыйгалар уза. Сугыш һәм хезмәт ветераннары бик теләп гимназиягә килеп, укучылар белән очраша. "Шигърият җиңүе" бәйгесендә 11 нче сыйныф укучысы Булат Фәсахов иң зур бүләккә, Гран пригә лаек була. Сүз уңаеннан шуны да әйтү урынлыдыр, Булат укуын тәмамлагач, театр сәнгате юнәлешен сайларга ниятләгән.

Уңышлар алда да булыр, гимназия коллективының тырышлыгы заяга узмас. Казанның беренче татар гимназиясе директоры Гөлфия Гаязовна  Яңа ел алдыннан укучыларына теләкләрендә юллады: "Җәмгыяттә үз урыннарын табып, милләтнең зыялы уллары һәм кызлары булып тәрбияләнсеннәр, татар гимназиясендә белем алу бәхет икәнлекне онытмасыннар, заман технологияләрен югары үрләр яуларга куллансыннар иде".