Ноябрь 2014 ел

 

«Әни» диеп язып куйдым

 Яңа яуган ак карга.

 Таптамагыз, һич ярамый

 «Әни» сүзен таптарга

 

 Үземнең язмамны шушы шигырь юлларыннан башлап җибәрәсем килә.
      Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән,тәпи атлап китүеңне күреп шатланган.Ул безне  туган телебезне   яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.
     Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик  кадерле. Барлык балаларныкы кебек,   телем "әни" сүзе белән ачылган.  Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Аның исеме Зөлфия. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы миңа  шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга,  аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма да сабыр гына җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә.
     Мин мәктәптән кайтуга, өйдә тәмле ис таралган була. Әнием инде тәмле-тәмле ризыклар пешереп куярга дә өлгергән!  Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз. Ял көннәрендә без саф һавада йөрергә яратабыз. Әнием мине һәр кичне  назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята.  Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!  Әнием, мин сине бик яратам!

Фатыйхова Камилә,  5а сыйныфы укучысы

Әни

   Бөтен кешене дә дөньяга әни китергән. Бала тууга әнисенең йомшак, җылы, назлы кулларына керә. Баласын коендырганда да, әни изге теләкләр тели: игелекле, акыллы, тәүфыйкълы, чибәр булсын, ди. Беренче адымны да әни ярдәмендә ясый бала. Иртә белән әни безне елмаеп йокыдан уята, тәмле иртәнге аш әзерли, мәктәпкә озата, каршы ала. Әнинең баласы өчен һәрчак йөзе көләч,кәефе яхшы, ул балам диеп яши. Үзенә калмаса да, әни баласын ашата, иң тәмле ризык, иң матур кисәк аңа. Әни эштән арып кайтса да, кәефе бозылмый, гел балаларын карарга тырыша.Без йоклаганда әни тын гына, аяк очларына гына басып йөри. Әниләрнең куллары алтын, алар бөтен эшне белә, җиренә җиткереп эшли: идән, кер юса да, төймә такса да, әни кулларының җылысы сеңгән.Әни баласына  һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, егылса- күтәрә, еласа- юата, акыллы киңәш бирә. Баласына авыр булса, иң беренче кулны әни суза, бәхет күзне томаласа - әни тыя. Әни безгә акыл бирә, эшкә, тормышка өйрәтә. Әниләр безне догаларыннан калдырмасыннар, шуңа күрә без аларны азрак борчырга тиеш, авырлыклар китермәскә, үзебез үсеп аякка баскач, әниләргә бөтен хөрмәтебезне, рәхмәтебезне бирергә тиеш, шул чакта үзебез дә бәхетле булырбыз. Яшә әни, гомерең озын булсын, исән-сау бул, йөзең гел нур сибеп торсын!

Кыямова Ралина, 5 а сыйныфы укучысы

Әниемнең куллары

Йомшак мамык шикелле,

Һәм дә аның уллары

Баһадирлар шикелле!  

                Чернышев Фәрит, 1 б сыйныфы укучысы