Сентябрь 2014 ел

                                              Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан 
Алтын келәм җәелгән.                                       

Табигатьтә алтын көз. Елның бу фасылында дөнья җиһанның барлык төсләре белән балкый, миләш-баланнарны кызгылт ялкын белән чорный, өрәңгеләр алтын нурга урала. Бакчаларда җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә.

Шундый матур алтын көздә безнең  гимназиябез дә үз ишекләрен яңа уку елына ача. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән нәниләр дә, сыйныфташларын сагынып җыелган башка балалар да, әти-әниләр дә, инде дистә еллар гимназиядә хезмәт куйган хөрмәтле мөгаллимнәребез дә яңа уку елын аеруча зур дулкынлану белән көтеп алалар. “Хәерле сәгатьтә!”- диләр алар бер-берсенә. 

Уку — ансат эш түгел, юкка гына аны энә белән кое казу, димәгәннәр. Яңа уку елында һәркемгә зур уңышлар, зур казанышлар, исәнлек телибез. Һәр дәрес укучыларга яңа белем-күнекмәләр, ә укытучыга иҗади омтылышлар китерсен иде.

Сезне чын күңелебездән Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Һәрбарчагызга тазалык-саулык, озын гомер, күп шатлыклар телибез.

Яңа уку елы котлы, мөбарәк булсын!