Май 2014 ел

22 нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар , шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар, кичке уеннан кайткан яшьләр изрәп йокыга гына киткән чак. Шул вакытта фашист илбасарлары, безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота.

Бөек Ватан сугышы башлана.

Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә елга якын вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып "әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.

Илебездә 9 нчы май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр,  иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен - рәхмәт хисе уяна.

Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.