Без булдырабыз

Рәхмәт сүзе

Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем дә үзенең ягымлы укытучыларын онытмыйдыр ул.
  Беренче тапкыр укырга бара башлаган көннән алып, минем кызым мәктәпкә чабып бара, чөнки анда яраткан укытучысы - Казан шәһәре 1нче татар  гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Исмәгыйлева Марина Анатольевна көтә. Ул безнең балаларга, әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтә, игътибарлы, ихтирамлы булу серләренә төшендерә.
  Сыйныфта 34 укучы. Һәрберсе төрле-төрле холыклы, үзенчәлекле. Ләкин Марина Анатольевна балаларны бик тиз бергә туплый алды, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтә ул безнең балаларны. Кызым сөйләвенчә, дәресләр бик тиз үтеп китә икән, чөнки алар бик кызыклы һәм файдалы. Марина Анатольевна бөтен җанын биреп укыта балаларны. Аның укучылары һәрвакыт белемле, зәвыклы, тәртипле булалар.
  Әти-әниләр дә бик хөрмәт итәләр Марина Анатольевнаны, чөнки ул - чын мәгънәсендә Укытучы! Әле күптән түгел яраткан укытучыбыз хөкүмәтебез тарафыннан зур бүләккә лаек булды: аңа укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән нәтиҗәле хезмәте өчен,  “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе бирелде. Марина Анатольевнаны шәхсән үз исемемнән һәм барлык 3б сыйныфы әти-әниләре исеменнән бу олы бүләге белән котлыйм, алдагы тормышында уңышлар телим.

Зиннәтова Гөлназ Фаат кызы, зб сыйныф укучысы Зиннәтова Гүзәлнең әнисе