Уку дәрьясында
7 нче апрель көнне “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек”дип исемләнгән шәһәркүләм шигырь бәйгесенең район туры узды. Бүген, 10 нчы апрельдә, әлеге бәйгенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. 2а сыйныфы укучысы Турлов Нияз (башлангыч сыйныф укучылары арасында) һәм 9а сыйныфы укучысы Җамалиев Нияз (урта сыйныф укучылары арасында) Г.Тукай шигырьләрен сөйләү номинациясендә 1 нче урынга лаек булды, 6а сыйныфы укучысы Фаекова Дилә 2 нче урынны яулады.
![]() |
![]() |
Республикадан катнашкан 80 коллектив арасында10 нчы сыйныф укучылары ,“Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен сәхнәләштереп, 2 урын яуладылар.
10 нчы сыйныф укучысы Баһауов Тимерхан “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы” номинациясендә җиңүче булды.
Укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге 15 Идел буе фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 10 сыйныф укучысы Фасахов Булат 1 урын алды.
Г.Тукайның туган көненә багышланган Вахитов һәм Идел буе район нары арасында үткәрелгән конкурста “Тукайның мәхәббәт төшләре” исемле композициясе белән 10 сыйныф укучылары 1 урынга лаек булдылар.
7 нче апрельдә – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе җирлегендә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясен оештырды.
Әлеге конференция олуг әдип, татар мәгърифәтен саклап калу һәм үстерү өчен көч куйган бөек милләтпәрвар Туфан Миңнуллин исемен мәңгеләштерү эшендә күркәм бер чара.
1 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Фасахов Булат татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Э.Р. җитәкчелегендә “Туфан Миңнуллинның сәхнә әсәрләрендә рус-европа алынмаларын үзгәртү нигезендә туган гади сөйләм лексикасы” исемле фәнни хезмәте өчен 2 нче урынга лаек булды.
![]() |
![]() |