Изгелек кыл
Игелекле бала
Апрель ахырларында гимназиянең телефоны шалтырады һәм ягымлы гына тавышлы бер олы яшләрдәге апа болай дип сүз башлады:
-Исәнмесез, бу Беренче татар гимназиясеме?
- Әйе, исәнмесез, ә сез кем буласыз?
- Мин үзем олы яшьтә инде, сеңлем, әби дисәгез дә була. Шалтыратуымның сәбәбен әйтим инде. Ял көнне мин автобустан тукталышта төштем дә узып баручылардан үземә кирәкле ашамлыклар базасын сорадым. Беркемнең дә әйтәсе килми. Тиз-тиз генә үтәләр дә китәләр. Шунда яныма 12-13 яшьләр тирәсендәге бер малай килде дә: “Әйдәгез, апа, үзем күрсәтәм,”- ди. Ул бала мине базага кадәр алып барды, ашамлыклар алганымны көтеп торды, яңадан автобус тукталышына кадәр сумкамны күтәрешеп илтеп тә бирде.
-И-и-и игелекле бала, кайсы мәктәптә укыйсың, әти-әниең кем, дип, сорадым ул баладан. Кыяр-кыймас кына исемен дә әйтте. Тыйнаклыгы, акыллылыгы йөзенә чыккан. Әле дөньяда миһербанлы бәндәләр бетмәгән икән, дип, юл буе ул балага рәхмәт укып кайттым. Сезнең гимназиядә 6нчы б сыйныфында укый икән Насретдинов Соттор дигән малай. Минем исемемнән ул балага зур рәхмәтләр әйтегез әле, зинһар өчен. Шундый игелекле, яхшы күңелле булып калсын. Укытучыларга да олы рәхмәтемне җиткерәм изге күңелле балалар тәрбияләгән өчен. Исән-сау булыгыз.
-Сау булыгыз, апа. Рәхмәт яхшы сүзләрегез өчен.
Менә шундый күңелле сөйләшү булды безнең. Әлбәттә, мондый катлаулы заманда яхшы күңелле, игелекле кешеләрне табу бик кыен. Безнең гимназия укучысы шундый изге гамәл кылган икән, без чын күңелебездән сөенәбез, шатланабыз. Димәк, әле миһербанлылык, шәфкатьлелек дигән төшенчәләрне онытмый балаларыбыз.
6нчы б сыйныф укучысы Насретдинов Соттор үзенең шундый гамәле белән бик күпләргә үрнәк булырлык. Йөрәгендәге яхшылык орлыкларын, үскәч тә, югалтмасын, тапламасын иде. Без аның белән горурланабыз!