Ял иткән арада
Кошлар – безнең дусларыбыз
![]() |
![]() |
1нче апрель- Бөтендөнья кошлар көне. Шул уңайдан бездә сыйныф сәгате булып үтте. Аңа әзерлекне алдан ук башладык. Укытучыбыз, һәркайсыбызга берәр кош исеме яздырып, материал туплап килергә кушты. Миңа сандугач дигән кош эләкте. Әни белән икәүләп, бу кош турында энциклопедиядән мәгълүмат җыйдык. Аннары сыйныф сәгатендә аны укыдым. Һәрберебез шулай үзенең кошы турында сөйләде. Бик күп яңалык алдык үзебезгә. Сорауларга җавапларны рәсемнәрдән таба аласыз. Кошлар - безнең дусларыбыз. Саклыйк аларны. Гатауллина Алинә, 2а сыйныфы укучысы |
![]() |
![]() |
|
![]() |
![]() |
|
![]() |
![]() |
|
![]() |
![]() |