Сердәш

Тукай мәхәббәте

“Тукайның йөргән кызы булганмы?”, “Ул кем булган?” кебек сораулар борчыйдыр инде сезне дә, дусларым. Г. Тукайның шигырь җыентыкларында мәхәббәт турындагы шигырьләрнең күплеге мине гаҗәпләндерде. Үзе гашыйк булмаган кеше, берничек тә, мондый шигырьләр яза алмас.

Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә,

Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.

Булсайде оҗмах түрендә әүвәл үк рәсеме моның,

Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаувасына. (“Бер рәсемгә”, 1908)

Габдулла Тукай егерме икенче яше киткәндә Казан шәһәренә килә. Һәм монда үзенең чын мәхәббәтен очрата. Ул кызның исеме - Зәйтүнә.

1907 елның җәендә Чистайдан Казанга бер гаилә күчеп килә. Әтиләре – пыялачы. Сигез ел элек бик яшьли үлеп китеп 5 баласы ятим кала. Тол хатын ике улын малайлыкка, ике кызын асраулыкка бирә, Зәйтүнәне беркайчан да, бернинди авырлыклар күрсә дә үзенннән җибәрми. Әниләре, иренең исән чагындагы теләген үтәп, кызларын җәдит мәктәбендә укыта. Зәйтүнә газета-журналлар укырга ярата.

Фатих Әмирхан Казанга Тукайдан 4 ай алданрак килә. Г. Тукайны Ф. Әмирханның Яңа бистәдәге өенә Борһан Шәрәф алып килә. Менә шуннан аларның дуслыклары башлана да инде. Зәйтүнәне Тукай белән Фатих абыйсы таныштыра. Фатих абыйлары типографиядә эшли. Ул кызларга “Әл-ислах” редакциясенә Тукай киләчәген әйтә. Кызлар кыюсызланып кына типографиягә керәләр. Менә шунда инде Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте башлана. Тукай үзенең мәхәббәтен шигырьләрендә күрсәтә башлый.

Кайвакытта кара күзле, кара кашлы

Матур белән утырамын кара-каршы;

Шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп,

Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый.

Мин күземнән аның күземне алмагач,

Һәр сәзенә “чын, чын” димичә калмагач,

Мин гыйшкымны сүз аңлый дип уйлый инде-

Кадап куйган һәйкәл төсле кузгалмагач. (“Утырышу”)

Тукай бик оялчан егет була. Ул Зәйтүнәгә багышлап язган мәхәббәт шигырьләрен дә “Шүрәле” имзасы астында бастыра. Тукай ни өчендер Зәйтүнә белән ялгыз калудан курка.

Шагыйрьнең Казанда торган чагында иң якын дусты- Фатих Әмирхан була. Ул үзенең эч серләрен Фатих Әмирхан белән уртаклаша. Зәйтүнә белән ешрак аралашмауның сәбәбен ул сул күзенә ак төшкән булуы белән аңлата.

Зәйтүнә бу көннәрдә ут йотып йөри. Әниләре кире Чистайга кайтырга җыена. Бу хәбәр дуслары аша Тукайга да килеп җитә. Тукай да бик борчыла.

Алар соңгы тапкыр 1908 нче елның, 12нче июнендә “Әл-ислах” редакиясендә очрашалар. Тукай кыюсыз – егет. Ул Зәйтүнәне күпме генә яратса да, аңа бу турыда бер генә сүз дә әйтми. Зәйтүнә китә. Тукай сөйгәне белән аерылуны бик авыр кичерә. Ярты ай кулына каләм алмый. Соңрак, аңа булган мәхәббәтен Тукай шигырьләрендә күрсәтә. Монда да Тукай ояла. Шигырьләрен төрле имзалар белән бастыра. Башта “Шүрәле”, хәзер “Мәҗнүн” .

Тукайның авыруы тагы да көчәя. Дуслары аңа ярдәм итәргә тырышалар. Тукай Уфага китә. Ул анда Мәҗит Гафури белән очраша. Уфада озак тормый. Петербургка китәргә була. Петербургта Муса Бигиевта кунак була. Дуслары аны табибка күрсәтәләр. Табиб “кымыз эчәргә кирәк” дип киңәш бирә. Тукай кабат Уфага кайта. Ул анда кымыз белән дәвалана, терелүенә ышана. Әмма Тукайның авыруы көчәя генә. 1913 нче елның яз аенда Тукай мәңгелеккә күзләрен йома.

Зәйтүнәнең дә язмышы җиңел генә бармый. Ул туган иленнән китәргә мәҗбүр була. Аны димләп, Зәйнулла дигән кешегә кияүгә бирәләр. Зәйтүнәнең малае туа. Әйе, дөньяга яңа язучы туа! Ул язучының исеме – Атилла Расих. Зәйтүнә шигърияткә булган мәхәббәтен улына күчерелә алган.

Сабирҗанова Элвина, 10а сыйныфы укучысы