Каурый каләм
Кайвакытта кара күзле, кара кашлы
Матур белән утырамын кара-каршы;
Шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп,
Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый.
Мин күземнән аның күземне алмагач,
Һәр сәзенә “чын, чын” димичә калмагач,
Мин гыйшкымны сүз аңлый дип уйлый инде-
Кадап куйган һәйкәл төсле кузгалмагач.
(Габдулла Тукай “Утырышу”)
Без Габдулла Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен, әкиятләрен беләбез. Ә бит Тукай - егет кеше булган. Аңа да кешеләргә хас хисләр бирелгәндер. Ул да мәхәббәт утында янгандыр. Кем икән ул Тукайның илһамчысы? Ул кыз да Габдулланың хисләренә җавап биргәнме?
8нче сыйныфларның әдәбият дәресендә шул сорауларга җавап эзләделәр укучылар. Уй- фикерләрен кәгазьгә дә төшерделәр. Укыйк әле, аларның язмаларын.
Син дә мәхәббәт утында янгансың
Нәрсә ул мәхәббәт? Бу сорау кешеләрне элек-электән бик дулкынландыра. Мәхәббәт – ул кешегә биргән иң яхшы хис. Мәхәббәт турында бик күп шигырьләр һәм җырлар язалар. Кемдер әйтә, мәхәббәтсез гомер бер нәрсәгә дә тормый. Беркем дә аны аңлата алмый, нинди хис ул, кешенең күңелен чолгап ала һәм аны бәхетле итә, ә ул хис юкка чыкканда хәтта кешенең язмышын җимерә ала.
Габдулла Тукай да мәхәббәт утында янган. Аның яраткан кешесе - Зәйтүнә. Зәйтүнә дә Тукайны бик яраткан. Ләкин Габдулла белгән, Зәйтүнә аның янында бик бәхетле булмаячак. Чөнки Габдулла Тукайның бернәрсәсе дә булмаган һәм ул туберкулез белән авырган. Аның язмышы үлем белән бетәчәген ул белгән. Шуңа күрә ул Зәйтүнәгә үзара хисләр белән җавап бирмәгән, чөнки аның аңа авырлык китерәсе килмәгән, ул аны бәхетле булуын теләгән.
Пасыева Диана, 8нче ”А” сыйныфы укучысы
Габдулла Тукайның нинди генә авыр чаклары булмаган. Кечкенә чагыннан кешедән-кешегә йөрткәннәр, аны яратучы кеше аз булган, кечкенә вакытыннан ук аның авырлыклары башлана. Шуңа карамастан, аның авыр тормышында якты, кешелекле көннәр булган.
Аны Зәйтүнә исемле кыз яратып йөргән. Ләкин Габдулла Тукай үзендә начар авыру булуын белгәч, аның мәхәббәтен кире кага. Чөнки ул Зәйтүнәгә өйләнсә, аның ялгыз калып, баласы ятим үсәчәген аңлый.
Габдулла Тукайның шундый адымы, аның киң күңелле, олы йөрәкле, үзе турында гына уйламавын күрсәтә. Ул ничек авыр булса да, узенең мәхәббәтеннән чын ирләрчә баш тарта белә.
Әхмәдиева Илүзә 8 “А”
Мәхәббәт - дөньяда иң изге хисләрнең берсе. Кеше мәхәббәт хисен кичергәндә, шат күңелле була.
Габдулла Тукай да мәхәббәт хисен кичергән. Ул Зәйтүнәгә гашыйк була. Зәйтүнә дә Габдуллага гашыйк була. Әмма Габдулла Тукай үзенең үләчәген алдан ук белеп торган һәм Зәйтүнә берүзе калмасын дип,аның гомерен бозмыйм дип, йөргән. Зәйтүнә һәрвакыт Габдулла янына йөргән. Ләкин шагыйр аңа ишекне дә, күңелен дә ачмаган. Соңыннан, Зәйтүнә Чистайга күчеп китә. Киткәндә, Габдулланың саубуллашырга килүен сорый. Габдулла килә, ләкин агач артында качып кала. Шулай итеп, алар бергә була алмыйлар. Зәйтүнә кияүгә чыга башкага, ләкин ирен Габдулла дип тоя.
Габдулла Тукайның мәхәббәт темасына бик күп шигырләре бар. Менә аның берсе:
Мәхәббәт.
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас- төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигре шагыйр, булмаса илһамчысы.
Бер гүзәлдән кайсы шагыйр, әйтегез, рухланмаган?
Байроның, Лермонтовыңмы, Пушкиныңмы- кайсысы?
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,-
Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы.
Төшләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә
Мин бу шигре,- әйтсәңез лә, энҗедән ким кай төше?
Бу татар шагыйрләрен мөмкиндер артта калдыру,
Алга сөрсен гыйшкый анчак мәхәббәт камчысы.
Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөняга мин,
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы.
Әмма ләззәтле дә соң яшрен газап, яшрен яну!-
Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?
Барча әхрары мәхәббәт миннән уңда, зак итәм,-
Кайда Фәрхад берлә Мәҗнүн!- мин аларның таңчысы!
Һидиятуллина Ләйсән, 8а сыйныфы укучысы