Яңалыклар

7.04
Бүген 1 нче татар гимназиясе укытучылары “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Миргалимов Илдар Флүс улы, гомуми мәсьәләләр буенча бүлек мөхәррире Нурмөхәммәтов Фәрит Рәшит улы, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррир урынбасары Бәдретдинов Хәмзә Фәрхәт улы, бүлек мөдире Нотфуллина Рамилә Рамил кызы белән очрашты.
7.04
7 нче апрельдә – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе җирлегендә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясен оештырды.
1 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Фасахов Булат татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Э.Р. җитәкчелегендә “Туфан Миңнуллинның сәхнә әсәрләрендә рус-европа алынмаларын үзгәртү нигезендә туган гади сөйләм лексикасы” исемле фәнни хезмәте өчен 2 нче урынга лаек булды.
8.04
Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән нәтиҗәле хезмәте өчен, башлангыч сыйныфлар укытучысы Исмәгыйлева Марина Анатольевна “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Марина Анатольевнаны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы тормышында уңышлар телибез.
8.04
Бүген, 8 нче апрельдә, 1нче татар гимназиясендә “Сыйныф җитәкчесенең укучыларда лидерлык сыйфатлары тәрбияләү юнәлешендә эш ситемасы” дигән темага педагогик киңәшмә үткәрелде. Укучыларны лидер итеп тәрбияләү өчен, нәтиҗәле дип табылган эш юнәлешләре күрсәтелде
11.04
-Әлифба, әлифба, китәсең бит инде.Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне,- дип чыгыш ясадылар бүген беренчеләр. Алар үзләрен сәхнәдә нәкъ артистларча тоттылар: җырладылар, шигырь сөйләделәр, курчаклар белән дә тамаша күрсәттеләр. Һәрберсенең йөзендә шатлык, сөенеч, чөнки инде алар зурлар, әлифбаны тәмамладылар!
11.04
11нче апрель көнне 1нче татар гимназиясенең 6а, 8а, 11а сыйныфы укучылары,  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына барып, Т.Миңнуллиның «Җанкисәккәем» спектаклен карадылар.
15.04
Гимназиядә “Бөек Ватан сугышы минем гаилә тарихында” дигән проект эше башкарыла. Укучылар, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, эзләнү эшләре алып баралар: ветераннар белән очрашалар, шул чор документларын барлыйлар, тарихи вакыйгаларны күзаллыйлар. Балаларда кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүдә бу проектның мөһимлеге бәяләп бетергесез!
Проект эшенең 1нче этабы төгәлләнде: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган баннер эшләнде.
17.04
Бүген, 17 нче апрельдә, гимназиябезгә зур кунаклар килде. ”Казан утлары” журналының баш мөхәррире, шагыйрь, Г.Тукай премиясе лауреаты Ибраһимов Илфак Мирза улы, язучы-прозаик, проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов, филология фәннәре кандидаты, баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов.
Очрашуның беренче өлешендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Эльмира Рөстәмовна әзерләгән “Тукайның мәхәббәт төшләре” дип исемләнгән әдәби чара күрсәтелде.
Икенче өлештә Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) “Казан утлары” журналында игълан ителгән конкурслар, иҗади барыш турында сөйләде, үзенең шигырьләрен укыды. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза белән әңгәмә укучыларда зур кызыксыну уятты.
19.04
19 нчы апрельдә үткәрелгән IV Бөтенроссия Габдулла Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр бәйгесе быел Муса Җәлил иҗатына һәм җәлилчеләр батырлыгына багышлап уздырылды. Әлеге бәйгедә 10 нчы сыйныф укучысы Фасахов Булат гран при яулады. Аны зур уңышы белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
22.04
Татар милли ризыклары – татар халкының тарихтан килгән милли ашлары, ашамлыклары. Татар халкы үз милли ашлары белән дә бөтен дөньяга танылган.
Әни пешергән ризыктан тәмлерәк әйбер була аламы икән ул? Әби пешергән ризык булса гына инде… Ә инде ул ризык татар халык ашы булса, гомумән, телеңне йотарлык!..
Элек-электән килгән рецептлар гасырлар дәвамында сыналган. Бүген безнең гимназиядә Татар халак ашлары көне үткәрелә.Ни генә юк өстәлдә: өчпочмак, вак бәлеш, кыстыбый, чәкчәк, гөбәдия, алма бәлеше, катлы күмәч, кәбестә бөккәне... Уңган да соң безнең әниләр һәм әбиләр!
26.04
Казанда бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган Шигърият бәйрәме үтте.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле каршында ел саен шушы көнне үткәрелә торган Шигърият бәйрәме узды. Көн салкынча булуга карамастан, бәйрәмгә җыелган халык узган елдагыдан ким түгел иде. Бәйрәм төрле шигырь бәйгеләрендә җиңү яулаган укучыларның чыгышыннан башланды. «Илебездә,телебездә,күңелләрдә Тукай мәңгелек» дип исемләнгән шәһәр бәйгесендә, үзе иҗат иткән шигырьне сөйләп, беренче урын яулаган 11 “А” сыйныфы укучысы Гыйләҗева Айгөл; шушы ук бәйгедә, Г.Тукайның “Яз галәмәтләре” шигырен яттан укып, беренче урынга лаек булган 2”А” сыйныфы укучысы Турлов Нияз та бу бәйрәмдә катнашып, үзләренә җиңү китергән шигырьләрен тамашачыга җиткерделәр.