Илдә ниләр бар икән
Казанда шигърият бәйрәме
Бар күңеллелек, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? Мин беләм - бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында елдагыча Шигърият бәйрәме булды.
Язучы Рабит Батулла әйтмешли, бүгенге табигать нәкъ Тукай характеры кебек: иртән кояш чыккан иде, көндезгә буран чыкты, кар ява. Тукаебызның да холкы шундый булган. Милләте өчен янган-көйгән, иҗат иткән. Үзенең туган көнендә шундый күп халык җыелганын сизеп торадыр ул. Димәк, аның эшен дәвам иттерүчеләр бар.
Бәйрәмдә җыр-бию, нәфис сүз яңгырап торды. Ә иң мөхиме - әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Татарстанда иң югары бәя булган Тукай бүләге язучы Вахит Имамов һәм рәссам Владимир Поповка бирелде.
Безнең гимназия укучылары Гыйләҗева Айгөл һәм Турлов Ниязның бу бәйрәмдә шундый мәртәбәле трибунадан шигырь сөйләүләре бик зур горурлык иде. Соңыннан һәркем, хорга кушылып, “Туган телне” җырлады.
![]() |
![]() |
![]() |