Гимназия тормышыннан
Тукай кичәсе
Габдулла Тукай – бөек шәхес, татар халкының йөзек кашы. Татарның күңеленә, рухына зур йогынты ясаган ул. Үзенең кыска гомер яшәвенә карамастан, үзеннән соң бик бай мирас калдырган. Габдулла Тукайның “Туган телен” белмәгән татар баласы юктыр, мөгаен. Аның шигырьләрен без хәзерге көнгә кадәр укып илһамланабыз, үзебезгә көч туплыйбыз.
Безнең гимназиядә Г.Тукайга багышланган Ренат Харис буенча язылган “Тукай төшләре” дигән әсәр буенча композиция сәхнәләштерелде. Шул нисбәттән, безгә “Казан утлары” журналының мөхтәрәм кунаклары килде. Алар безгә үзләренең тормышлары, Тукай турында, журналның тарихы турында сөйләделәр. Миңа, аеруча, Камил абыйның сөйләве ошады. Баш редакторның шигырьләрен тәэсирләнеп тыңладык. Кичә күтәренке рухта булды. Фасахов Булатның “Тукай ролен” башкаруы бик уңышлы иде. Калган укучылар да үзләрен рольләрен яратып башкардылар. Сәхнәдә Тукай шигырьләре, “Бала белән күбәләк”, “ Туган авыл” һәм, әлбәттә, “Туган тел” жыры яңгырады. Бу кичәдән мин Габдулла Тукайның образын тагын да тулырак күз алдыма китереп, татар зыялылары белән танышып, үземә бик күп мәглълүмат алып киттем.
Гафурова Әдилә, 6а сыйныфы укучысы
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
Су анасында кунакта
29нчы апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары Су анасында “кунакта” булдылар.
Балык тотарга төшкән малайларның кармагына чын Су анасы килеп эләгә. Ул, Габдулла Тукайның шигырьләрен, җырларын башкарсагыз, алтын тарагымны бирәм, ди. Балалар берсен-берсе уздыра –уздыра шигырь сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр, әкиятләрне сәхнәләштерәләр.
Су анасына аларның чыгышлары бик ошый. Ул үзенең алтын тарагын балаларга бирмәкче була. “Тик алтын тараксыз Су анасы булмый инде. Без синең тарагыңны алмаска булдык, “-диләр малайлар. Соңыннан барысы бергәләп, “Туган телне” җырлыйлар.
Бу бәйрәм барлык укучыларга да бик ошады. Габдулла Тукайның нинди бөек шагыйрь булганлыгына тагын бер кат инандык.
Гобәйдуллина Камилә, 2б сыйныфы укучысы
24нче апрельдә гимназиябездә макулатура җыю булды. Анда 1-11нче сыйныф укучылары катнашты. Макулатура җыйганда гимназиянең үзидарә әгзалары бик теләп булышты. Алар - Павлова Зәринә ( 10а), Волкова Настя (10а), Баһауов Тимерхан (10а), Габидуллин Нур(8а). Һәркемнең 1нче урынга чыгасы килә иде. Иң күп макулатура җыеп тапшыган укучылар: Сабирова Камилә- 265кг, Гобәйдуллина Диана -94,5 кг, бертуган Бикмөхәммәтов Алмаз һәм Әдел икесенә бергә -145 кг.
Сыйныфлар буенча 1нче урында – 4в – 293,5 кг,
2нче урында- 3б- 213,5 кг,
3нче урында 2 а – 148 кг.
Макулатура җыю – табигатькә бик зур файда китерү дигән сүз, чөнки без җыйган материалны эшкәртеп, яңа дәфтәрләр, китаплар кайтыр үзебезгә. Никадәр агачны киселүдән саклап калабыз. Димәк, хезмәтебез бик кирәкле.
Һидиятуллина Ләйсән, 8а сыйныф укучысы
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
Без өмәдә
Язгы кояш нурларын мулдан сибә. Тирә-якта карлар эреп беткән, җир яшәреп килә. Шундый матур көннәрдә без, урта һәм югары сыйныф укучылары, гимназиябез тирәсен чистарту өчен, өмә ясарга булдык. Кулларыбызга тырмалар, көрәкләр алып, укытучылар җитәкчелегендә, тирә-ягыбызны чүп-чардан арындыра башладык. Эшләр гөрләп барды. Бергә-бергә эшләгәндә, бик тә күңелле икән. Кемдер чүп җыя, кемдер тырмалый, кемдер агач төпләрен йомшарта, ә кемдер коймаларны буйый. Соңыннан гимназиябез тирәсе тагын да ямьләнеп, матураеп китте. Безнең күңелләрдә сөенеч иде, чөнки һәркайсыбызның хезмәте керде бит бу өмәгә. Бердәмлектә -көч, дип, белмичә әйтмәгәннәр икән.
Әхмәдуллина Наилә, 8а сыйныфы укучысы