Сабыйга

 Хуш, Әлифба!

11нче апрельдә без Әлифба белән хушлаштык. Әлифба безне укырга өйрәтте. Без аңа зур рәхмәт әйтәбез. Гимназиядә ул безнең беренче китабыбыз булды. Без аны зурлап озаттык. Аның хөрмәтенә безнең 1нче в сыйныфы бәйрәм оештырды. Без анда шигырь сөйләдек, җырладык, курчаклар белән спектакль күрсәттек. Бәйрәм әти-әниләребезгә дә бик ошады. Рәхмәт, Әлифба! Рәхмәт, Укытучыбыз!

Хөснетдинова Илзилә, 1нче в сыйныфы укучысы

 

Әлифба белән саубуллашу

Безнең 1нче в сыйныфында Әлифба бәйрәме булып үтте. Без ул көнне бик түземсезләнеп көттек. Матур итеп киенеп, залда чыгыш ясадык.Кунакка әниләрне дә чакырдык. Мин үзем бәйрәмдә биш шигырь сөйләдем һәм спектакльдә катнаштым. Яраткан Әлифбам, сау бул! Яхшы укырга сүз бирәм.   

Әхмәдиева  Әдилә, 1нче в сыйныфы укучысы