Һөнәр сайлаганда
9-11нче сыйныф укучыларының имтихан тапшырасы көннәре килеп тә җитте дияргә була. Яхшы гына билгеләргә бирергә язсын сезгә сынауларны. Ә аннан соң олы тормыш юлы көтә. Анда да сынатмассыз, дип ышанып калабыз һәм апрель аенда узачак һөнәри бәйрәмнәр белән таныштырып китәбез.
6.04 - геологлар көне
6.04 - тикшерү органнары хезмәткәрләре көне
8.04 - хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне
12.04 - бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне
23.04 - сәркатибләр көне
29.04 -халыкара бию көне
30.04 - янгын сүндерүчеләр көне
Биюченең итәге бии–бии кыскара,
Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара.
![]() |
Әйе, биегән саен остара гына барасың шул. Ә инде яныңда яхшы остазың да булса, тагын да шәбрәк.
Бүген без ритмика укытучысы - Лилия Гадел кызы турында язып китәрбез. 1нче гимназиядә һәр баланың сәләте ачылсын өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шуларның берсе- ритмика түгәрәге. Укытучыбыз Лилия Гадел кызы - бик матур, сөйкемле, зифа буйлы һәм шат күңелле кеше. Түгәрәк вакытында ул безне төрле күнегүләргә, шәп биюләргә өйрәтә. Без аның белән төрле-төрле концертларга, бәйгеләргә йөрибез. Анда призлы урыннар алабыз. Күптән түгел Вахитов районы балалар иҗаты үзәгендә үткәрелгән район бәйгесендә 1нче урын яулап кайттык. Безнең шатлыгыбызның чиге юк иде! Бу җиңү безнеке генә түгел, яраткан укытучыбызныкы да. Без аны хөрмәт итәбез, яратабыз!
4а сыйныфы укучылары
Сәлам, дуслар! Таныш булыйк - мин, Зиннәтова Гүзәл Наил кызы, 3б сыйныфында укыйм. Яхшы билгеләргә генә укырга тырышам. Буш вакытларымда бию белән шөгыльләнәм. Әнием мине 5 яшемнән үк “Юлдаш” хореографик студиясенә бирде. Башта бу студия Җыр һәм бию ансамбленә карый иде. Ә хәзер без Вахитов районы балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнәбез. Зур бию залы, киенү-чишенү, костюмнар бүлмәсе бар безнең. Сәнгать җитәкчебез - Хәмитова Ләйсән Рашит кызы. Ул безгә төрле халык биюләрен дә, хәзерге заманча биюләрне дә зур осталык белән өйрәтә. Нигездә, халык биюләрен башкарабыз. Мәсәлән: татар, башкорт, рус,ирланд биюләрен куйганыбыз бар. Ансамбльгә йөрүче бер кызның әнисе безгә искиткеч матур костюмнар тегә.
Төрле бәйгеләрдә катнашканыбыз бар: “Барсик” дигән Россиякүләм бәйгедә, ГИБДД хезмәткәрләренең республикакүләм сәнгать бәйгесендә, “Язгы уеннар” бәйгесендә һ.б. Ә иң яраткан бәйге- ул “Йолдызлык” бәйгесе. Ел саен катнашып, призлы урыннар алабыз. Шулай ук төрле артистларның иҗат кичәләрендә дә биибез. Башка бию студияләре белән очрашабыз. Безнең коллектив бик оешкан һәм дус. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Әле безнең җиңүләр алда дип уйлыйбыз.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
Пөхтәлек яратучы әнием
Сезгә үземнең әнием турында сөйләп үтәсем килә. Ул - Фәтхуллина Ләйлә Тәлгать кызы. 2003нче елдан 2012 елга кадәр әнием Казан шәһәре Совет районы Мировой судьялар утырышының сәркатибе булып эшләде. Мин аннан эшенең бөтен нечкәлекләрен сөйләвен сорадым, чөнки апрельдә сәркатибләр көне икән. Менә ниләр сөйләде ул миңа:
“Суд утырышы сәркатибенең эше бик җаваплы. Бик тырыш, пөхтә булырга кирәк. Вазифалары бик күп сәркатибнең. Сезгә кайберләрен санап китәм:
- Суд утырышында каралырга тиешле эшләрнең исемлеген әзерләү һәм белдерүләр тактасына элеп кую;
- Суд чакыруы буенча килгән кешеләрне барлау;
- Суд утырышының беркетмәсен язып бару һәм аның белән судта катнашучыларны таныштыру;
- Эшне суд караганнан соң, документларны тәртип буенча барлап, тегеп кую;
- Суд утырышы рәисе рөхсәте буенча, суд актларының күчермәсен катнашучыларга тапшыру һ.б.”
Күргәнегезчә, сәркатибнең эше бик зур осталык, җыйнаклык сорый. Һәр документ тәртиптә булырга тиеш. Шундый хезмәт сөючән, тырыш әнием белән горурланам мин.
Фәтхуллин Мәлик, 3а сыйныф укучысы