Йолдызлар илендә

Габдулла Тукай Яңа бистәдә

Безнең 1нче татар гимназиясе Казан шәһәренең Яңа бистәсенә урнашкан. Бу бистәнең тарихы бик бай. Ә иң мөхиме: без яшәгән җирдә кайчандыр кечкенә Апуш аяк басып йөргән. Укытучыбыз Яңа бистә тарихын сөйләгәндә, без горурланып утырдык, чөнки Габдулла Тукай эзләреннән йөрибез икән бит!Ул яшәгән агач йортлар инде күптән сүтелеп, урынына  9 катлы өй салынган. Мәҗит Гафури урамы белән Камил Якуб урамы өйләре арасында элегрәк инеш булган. Анда кечкенә малайлар балык тотарга төшкәннәр, уйнаганнар. Апуш та шунда уйнап йөргәндер... Ничек инде шундый бистәдә яшәп, укып, Тукайны белмичә калып була?! Сезнең игътибарга Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәреннән өзек китерәбез. Укыгыз әле бөек әдипнең әсәрен тагын бер кат.

                                                         Йосыпова Гүзәл, 8а сыйныфы укучысы

Ямщик Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында: "Асрауга бала бирәм, кем ала?!" – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктән алган. Ул мине, мөддәтсез [сроксыз] бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.
Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.
Мәсәлән, бервакыт әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.
Бу яңа ата-анамның хәленнән бераз язып китим әле.
Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде.
Әти талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.
Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.
Мин байлар йорт эченең матурлыгыны, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем.
Бервакыт шулай байларга барганда, ишек алдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависне күреп, бигрәк сокландым.
Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугры килми иде.
Кайчакта әни белән Ташаяк базарына барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.
Мин дә атланыр идем – акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.
Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем.
Аннан соң, җәй көне ике бистә арасындагы яшел үлән өстендә малайлар илә каз җоннары куып йөргәнемне, арыгач, Хан мәсҗеденә [Сөембикә манарасына] юнәлеп ятып, чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм.
Мин бу ата-анамда ике елмы, күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар.
Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: "Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк..." дип, теге мине Казанга китергән ямщикне табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр.