Апрель 2014 ел
Безнең барыбызны да балачак дөньясына Габдулла Тукай алып керә. Без хәреф таный башлау белән аның үлемсез, халык ярата торган шигырьләрен, тылсымлы әкиятләрен укыйбыз, аларны күңелдән өйрәнәбез. Халык аерым бер чорны - Тукай чоры диеп йөртә.
Өлкәннәр яраткан шагыйрьләре турында үзләренең балаларына сөйләгәннәр, шигырьләрен ятлатканнар. Ата- аналар, балаларына, Кандалыйдан да зур шагыйрь- Тукай, дип өйрәткәннәр. Тукайны һәрбер яшьтәге кеше, үзенең яшьтәше дип кабул итә. Аның шигърият хәзинәсеннән, яңа хәреф танырга өйрәнгән сабыйдан башлап, чал чәчле карт- карчыкларга чаклы, һәркем җан азыгы таба. Тукай үзенең яшәү чорында балалар өчен бик күп әсәрләр яза. Ул моның белән генә чикләнмичә, мәктәпләр өчен дәреслекләр, уку китаплары да язган. Аның шулай балалар өчен бик күп итеп шигырьләр, әкиятләр язуының бик күп сәбәпләре бар. Тукай, сабый чагы ятимлектә үткән балаларны кызгана, аларны бәхетле итеп күрәсе, бүген үк азмы- күпме юаныч бирәсе килә. Кечкенә укучыларына атап чыгарылган бер китабын “Юаныч” дип атавы очраклы түгел.
Тукай алдан ук киләчәк җәмгыять төзү балалар өстендә булганлыгын аңлый һәм шуның өчен дә ул балаларны тәрбияләүгә бик зур игътибар биргән.
Тукайның балалар өчен язган күп әсәрләренең хәзер дә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балалар тарафыннан театраль күренеш буларак куелып, уйналып йөрүләре, “Таз” сюжетына балетмейстерларның бию куюлары һич тә очраклы түгел. Балалар барысы да татар поэзиясендә, шигырь поэтикасында туган яңа үзгәрешләр турында. Тукайның укуга гына түгел, ә тыңлауга, күрүгә дә нигезләп иҗат итүе, нечкә музыкаль зәвыклы шагыйре генә түгел, ә театраль һәм драмматик шагыйрь дә булуы турында сөйлиләр. “Шүрәле”, “Таз”,”Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әсәрләрендә исә нинди бай театраль картиналык.
Тукай безне шигырьләре аша тәрбияли, аң-белем бирә, яшәргә өйрәтә.
Тукай үзе турында түгел, ә халык турында, милли культура, әдәбият, мәдәният турында ачынып “Очты дөнья читлегеннән, тарсынып күңелем кошы” исемле көйгә салынган шигырен яза. Аның балалар өчен язган “Сабыйга” китабы күп тапкырлар басылып чыкты. Ул китапка “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Эшкә өндәү”, “Фатыйма белән сандугач”, “Бәхетле бала”, “Бәхет” шигырьләре тупланган. Аларның эчтәлекләре дә бик кызыклы, балалар өчен гыйбрәтле. “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигырендә дәрес караучы баланы кояш, алмагач, сандугач уйнарга чакыра. Бала берсе белән дә ризалашмый, “Уйнасам дәресем кала”, дип җавап бирә. Бала эш өстәлендә, эшен бетерми торып уйнарга ярамаганлыкны белә.