Апрель 2024 ел
Апрель ае – Тукай ае
Апрель килә, яз килә.
Кояш күктә, әй, көлә.
Шагыйрь туган бу айда-
Дөнья нурга тиенә.
“Туган телне” җырлыйбыз,
Шагыйрь теле- минем тел!
Минем тел – ул синең тел!
Бөек телме? Бөек тел!
Укыйм “Буран” шигырен,
Буран тели күңелем.
Иртә, дөнья җанлана-
Матурдыр, киңдер илем!
Галимуллина Әминә, 4нче А сыйныфы укучысы
Апрель ае җитте исә, Тукай килә күңелебезгә. Чөнки язлар алып килгән Тукаебызны. Табигать яшәргән вакытта, бар җир яшеллеккә күмелгән чорда дөньяга аваз салган ул.
Үзе иртә китсә дә, иҗаты һаман да яши. Тукай әсәрләрен олысы да, кечесе дә яратып өйрәнә. Әкиятләренең геройлары безнең урманнарда яши кебек. Шүрәле, Былтыр, Су Анасы, Кәҗә белән Сарык әле дә шагыйрьне сагынып, урманнарда, су буйларында йөриләрдер...
Кеше күңелендә иҗаты яшәсә, Тукай үзе дә яшәячәк әле бик күп еллар. Балаларыбызга, оныкларыбызга “Туган телне”, “Шүрәлене”, “Су Анасын” кабат- кабат укыйк, туган телебез, Тукаебыз иҗаты онытылмасын, мәңге яшәсен!