Февраль 2024 ел
И туган тел, и матур тел...
Һәркемнең бар мәңгелектән
Дөньяга бар булган көне.
Кайсы чорда, кайчан микән
Халкыбызның туган көне –
Туган телнең туган көне?
Илнең теле ачылган көн,
Җанга моңнар тулган көне,
Илаһи вә илһамлыдыр
Туган телнең туган көне. (Шәүкәт Галиев)
21нче февраль -Халыкара туган тел көне буларак билгеләнә. Ул Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 1999 елның ноябрь аенда игьлан ителә. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21нче февралендә тантаналы рәвештә билгеләнеп үтелә. Әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерү максатыннан оештырыла. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.
Тел юкка чыктымы – шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга, дигән сүз. Чөнки ул башка телдә сөйләшә башлый, шул телдә мәгълүмат үзләштерә. Ә аның үз балаларына күчерәсе йөзәрләгән ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияте тел белән бергә юкка чыга.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Барыгызны да Халыкара туган теле көне белән котлыйбыз. “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди халык мәкале. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк!