Март 2014 ел

 

Март аенда кар өстендә

Кояш нурлар уйната-

Яз килә, каршы алыгыз-

Дигән хәбәр тарата

 

Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Кыш белән яз тартыша әле. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә  боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә  башлый. Алар кояш нурларында энҗе кебек  ялтырыйлар. Түбә калайларыннан пар күтәрелә. Чыпчыклар һәм песнәкләр дә  күңеллерәк чыркылдаша. Көннәр дә озыная бара .
Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна    башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә.  Карлар   эри      башлагач, җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы  җылы җил  агачтагы     яшь бөреләрне уятыр. Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар   ярырлар.  Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр.  Җирдән җырлый-җырлый гөрләвекләр челтерәп агар.  Бозлар кузгалыр.  Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр.  Язның да эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Кырларда тиздән тракторлар гөрләр  − язгы  кыр эшләре башланыр.  Язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар.
     Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Яз − матур,   шатлыкларга бай, күңелле  вакыт.  Түрдән уз, яз!

 

Гимназиябезгә дә яз килә. Тәрәзәдән елмаеп кояш балкый, күңелләр каядыр ашкына. Бер сыйныфта әниләр бәйрәме узса, икенче сыйныфта мәчеләр көненә шигырьләр бәйгесе бара, өченчесендә исә Нәүрүзгә әзерләнәләр, кайсындадыр, гөр килеп, бүләкләр ясыйлар. Әнә бер сыйныф Тукай музееннан кайтып килә, икенчеләре Сәйдәшев музеена барырга чыкканнар. Нәниләр, рәхәтләнеп, саф һавада уйныйлар. Һәр кешенең йөзендә елмаю, сөенеч, чөнки Яз килә!

Язның матурлыгына сокланып утырып кына, эшне дә онытмаска кирәк. Ә безнең эш- тырышып уку. Март - 3нче чирек бетә торган ай. Димәк, тырышып укырга, яхшы билгеләр белән чирекне бетерергә кирәк.

Ә безнең укучылар укуда бер дә сынатмыйлар. Моны чирек нәтиҗәләреннән күреп була. Уку сыйфаты, алдагы чирек белән чагыштырганда, бермә-бер арткан. “5”кә генә укучылар саны да артып бара, күз тимәсен.

Ә иң алдынгы укучыларыбыз Һ. Атласи, Лобачевский исемендәге фәнни конференцияләрдә катнашып, бик яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Болар турында тулырак газетабызның  сәхифәләреннән укырсыз.