Гыйнвар 2024 ел

Яңа ел белән!

Һәр Яңа ел - календарьны алыштыру гына түгел, бу мөмкинлекләр, яңа башлангычлар һәм яңа идеяләр вакыты. Ләкин бу кичүне символик гына түгел, ә чыннан да, безнең өчен әһәмиятле һәм файдалы итеп ничек ясарга?

Яңа ел башында иң мөһиме - теләсә нинди үзгәрешләрнең үзебездән башлануын аңлау. Без еш кына тышкы дөньядан үзгәрешләр көтәбез, әмма чын яңарту эчтә бара.

Яңа елны яңа фикерләрдән, яңа бурычлардан, яңа планнардан башлагыз.

Һәм бик мөһим момент - үз алдыңда зур бурычлар кую гына түгел, вак-төякләрдә шатлык табу да.

Ә сез вак-төяккә сөенә аласызмы?

Тагын бер мөһим момент! Үткәннәрне җибәрергә. Әйе, әйе. Аңа карамаска, борылып карамаска. Ихтимал, узган ел җиңел булмагандыр, әмма без бергә барысын да җиңеп чыктык. Бер-беребезгә ярдәм иттек. Тыңлап, елап, көлешеп алдык, бөтен начарлыкларын узып баручы елның ишек төбендә калдырдык.

Барыгызга да алга гына карарга, яхшылык турында гына уйларга телибез. Фикерләр чынбарлыкка әйләнә бит!!!

Яңа елга иң яхшы, тугъры дуслар, үзара мәхәббәт һәм ныклы сәламәтлек белән  керәбез!


Гаилә елы

Россия президенты Владимир Путин 2024нче елны Гаилә елы, дип игълан итте. Гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан шундый карар кабул ителде, диелгән Президент указында.

 Гаиләсез илнең киләчәге юк. Россиядә бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелә икән, димәк, бу- киләчәктә балаларга кала торган ил турында кайгырту дигән сүз.

“Аналарга һәм балаларга ярдәм итү, демографик хәлне яхшырту, Россия гаиләләренең тормыш сыйфатын тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле юнәлешләр арасында тора. Гаилә ул- нигезләрнең нигезе. Нәкъ менә өйдәге гаилә шартларында кешенең шәхесе һәм дөньяга карашы, аның рухи-әхлакый сәяси идеаллары һәм кыйммәтләре формалаша”,- диелә Президент юлламасында.

“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”,- ди татар халык мәкале. Гаиләләребез ныклы, балаларыбыз сәламәт, инсафлы, акыллы, бәхетле, миһербанлы булып үссеннәр. Шулай булганда киләчәккә өмет белән карый алабыз.

Барыгызны да 2024нче ел – Гаилә елы белән котлыйбыз!