Декабрь 2023 ел

Хуш киләсең, Яңа ел!!!

Ап-ак тун киеп, кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

     Табигатьтә кыш хакимлек итә. Декабрь ае үзенең холкын төрле яктан күрсәтергә өлгерде инде. Мамык кебек карларын да яудырды, зәмһәрир салкыннарын да күрсәтеп, куркытты, яңгырлы көннәрен дә күрсәтеп, гаҗәпләндерде, бураннарын да уйнатырга җитеште. Кыскасы, чын кыш килде.

    Урамда ап-ак карлар ява, агач ботакларына, өй түбәләренә йомшак калын юрган ябылган кебек.

Тиздән, бик тиздән Яңа ел да килеп җитәчәк. Инде һәркем өйләрендә чыршы бизәп куйгандыр, якыннарына бүләк алырга дип, кибетләргә йөридер, яңа елны кайда каршыларга дип, планнар корадыр. Сабыйлар бәйрәмдә Кыш бабайга сөйлисе шигырьләрен кабатлый торгандыр...

Әйе, һәр кеше Яңа ел алдыннан ниндидер могҗиза көтә. Сәгать телләре 12не суккач, тылсымлы көч белән бар дөнья үзгәрер кебек...

 Нинди генә хыяллар белән каршыласак та, киләсе Яңа еллар иминлек, тынычлык, кешеләргә бәхет- шатлыкларын күбрәк алып килсен иде. 2024нче ел  һәр йортка, һәр кешегә бары тик яхшы хәбәрләр генә китерсен иде... 

Алланып таңнарның алына,

Нур булып кешелек таңына,

Җыр булып үрелеп күңелгә,

Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!

 

Кояшлы көннәрнең җылысын,

Бәхетнең, шатлыкның олысын

Күтәреп көннәрнең иңенә,

Рәхим ит Туган ил түренә!