Ноябрь 2023 ел

      Без, Россия халкы, 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үттек. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.

        Бу истәлекле көннең тарихына күз салсак, бер мизгел эчендә без 400 ел элек булган тарихи вакыйгага күчәбез, чөнки бу бәйрәм тарихы үз тамырлары белән шул елларга барып тоташа. Явыз Иван үлеменнән соң Русиядә болганчык чор башлана, халыклар арасында дуслык, бердәмлек булмый. Русиянең көчсезлегеннән, таркаулыгыннан  файдаланып, поляк гаскәрләре Мәскәүгә бәреп керәләр. Алар халыкны талыйлар, үтерәләр, шәһәрне җимерәләр һәм яндыралар. 1612 елның 4 ноябрендә (иске календарь буенча 22 октябрьдә) җирлек җитәкчесе (шәһәр старостасы) Кузьма Минин һәм князь Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Кремльдән полякларны куып чыгару белән, Россиядә  Болганчык чор тәмамлана.

          2004 ел ахырында РФнең Дәүләт Думасы 4 ноябрьне Халыкларның бердәмлеге көне итеп кабул итә. 2005 елдан бу бәйрәм Россиядә рәсми рәвештә үткәрелә. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре  арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын. Тарихи бергәлекне саклауга,  Татарстан Республикасының уңышлары, халыкара мәйданда аның  абруе арту уңай тәэсир ясый.

      Халыклар дуслыгы –  Татарстанның иң зур байлыгы. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, удмуртлар, башкортлар һ.б. Республикабызда яшәүче милләтләр саны 173 ләп дип билгеләнә. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Дусларыбыз, күршеләребез арасында төрле милләт кешеләре бар. Без алар белән бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Башка милләтләрнең телләрен, тарихларын, гореф-гадәтләрен ихтирам итәбез, үзебезнең тарихыбызны өйрәнәбез, гореф-гадәтләребезне үтибез, туган телебездә – татар телендә –  сөйләшү безгә рәхәт, күңелле, җан җылысы бирә. Үзенең туган телен яраткан, белгән кеше туган илен дә ярата, хөрмәт итә.

      Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе.  Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз.  31 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителә. Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә була һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ача. Шуңа күрә Конституция көне – Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе.

     Без, Г. Тукай исемендәге 1 нче гимназия укучылары, Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасының Конституция көнен зур горурлык белән билгеләп үттек. Дәресләрдә әлеге истәлекләр көннәр турында әңгәмәләр үткәрдек, рәсемнәр ясадык, эшлекле уеннар оештырдык.

     Башлангыч сыйныф укучыларына нәкъ менә ноябрь аенда “Россия бөркетләре”нең эмблемаларын тапшыру да тирән мәгънәгә ия. Безнең гимназиядә дә 1 – 4 сыйныф укучылары тантаналы шартларда сентябрь аенда “Россия бөркетләре” сафларына кабул ителде. Алар Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга, үз сүзеңдә торырга, дуслыкның кадерен белергә, кайгыртучанлык күрсәтергә һәм вөҗдан буенча эш итәргә вәгъдә бирделәр.

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Хәтерләүдән курыкма син!

Ил үткәнен онытма син!