Май 2023 ел

Өмет

Гимназиянең туган тел укытучысы Эльмира Хөснетдинова

 

Сугышлар бетсә дә күптәннән,

Өметен өзми тик әнием.

Һаман да  көтә ул

Хәбәрсез югалган әтисен.

Капканың шыгырдап куюы

Уята өметен сабыйның.

Берәү дә юк анда, җил генә.

Ахыры юк инде кайгының.

Әтинең нинди булганын

Белми ул, сабый ич, нишлисең.

Капканың ярыгыннан сак кына

Күзәтә  ул күршесе әтисен.

 Әнә бит күршенең әтисе

 Кайтты ул сугыштан исән-сау.

 Ә минем әтием ник кайтмый?

 Нигә соң мин һаман ялгызым?

Башкалар өй тулы ,туганлы.

Безнең өй һаман тын,һаман буш.

Кайда соң сеңелем һәм энем?!

Тугансыз калдырды бу сугыш.

Каһәрлим мин сине, әй сугыш!

Мәхрүмләр  иттең бит син мине

Ваемсыз балалык чорымнан.

Уенчык тотасы кулларга

Син сәнәк һәм көрәк тоттырдың.

Әтиле кешеләр янында

Мескен бер ятимә калдырдың.

Бишәүләп утырган күршеләр

Җилләрдәй чаналар оча гына.

Ә безне тугансыз калдырып,

Канатсыз кош итеп ыргыттың

Аяусыз язмышлар кочагына.

Чәчләре агарган әнинең.

Сигезенче дистәне тутыра.

Өй тулы оныклар йөгерә.

Дөньясы түгәрәк шикелле....

Җитмеш сигез  ел буе капкада,

Капкада һаман да күзләре.