Февраль 2023 ел

Суык бабай кич – иртә
Борыннарны өшетә.
Ә көндез кояш көлә:
-Түзегез, - ди, - яз килә!

Февраль-кышның соңгы һәм елның кыска ае. Кыска булса да, бу айда истәлекле көннәр күп.

1943 елның 2 февралендә Сталинград сугышы совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Бу сугыш Бөек Ватан сугышында хәлиткеч нокта була, шуңа күрә бу датаны күпләр хәтерли.


21 февральдә Туган тел көне билгеләп үтелә.


Иң танылган бәйрәм-Ватанны саклаучылар көне. Ел саен, кыш ахырында, 23 февральдә, без барыбыз да бу бәйрәмне үткәрәбез. Бу көнне ир балаларга тагын бер тапкыр кыюлык һәм батырлык турында искә төшерү мөмкинлеге бар. Ватанны саклаучылар һәр гаиләдә дә бар диярлек. Бу көнне без барык көчле затларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә кыю, көчле, җитез булырга, бернинди кыенлыклардан да курыкмаска, каршылыкларны җиңеп чыгарга, иптәшегезгә һәм дусларыгызга һәрвакытта да терәк булуыгызны телибез.