Гыйнвар 2023 ел

         Көтеп алынган 2023 ел килеп тә җитте! Яңа ел, яңа яртыеллык, яңа максатлар... Без өченче чиреккә аяк бастык. Үткән ел безнең гимназиябез өчен  унышлы булды. Укытучыларыбыз мактаулы исемнәргә лаек булды һәм грамоталар белән бүләкләнде. Гимназиябезгә зур кунаклар килде. Укучыларыбыз өчен төрле-төрле бәйгеләр уздырылды, урыннар бирелде.        Шәһәр күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда укучыларыбыз призлы урыннар яулады. Ноябрь, декабрь айларында Бөтенроссия һәм республика күләмендә төрле фәннәрдән укучылар олимпиадасының муниципаль туры узды. Безнең гимназия укучылары татар теле, татар әдәбияты, инглиз теле,  рус теле, рус әдәбияты, математика, химия, биология, география, экология, физика, тарих, җәмгыять белеменнән олимпиадада катнаштылар. Шәһәр күләмендә, ягъни муниципаль турда, 9 призер булды. Әхмәдиева А. – география, экология һәм рус әдәбиятыннан призер. Шулай итеп, Адилә гимназиягә зур 3 җиңү алып килде. Әхәтова А., Хәсәнов Д. – татар әдәбиятыннан, Галимова С. –  экологиядән, Шкурко К. – рус әдәбиятыннан, Вәлиев Г. – биологиядән, Садыйкова Р. – татар теленнән призер булдылар.

        Укытучының дәрәҗәсен үстерү максатыннан Россия Федерациясендә 2023 ел - “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан ителде. Укытучы кеше тормышында зур урын алып торучы шәхес. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белә. Безнең гимназиядә эшләүче  укытучыларга һөнәри яктан үсү хас. Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәләева Гөлүзә Азат кызының, “Ел укытучысы – 2023” бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең шәһәр турында катнашып, җиңү яулавы шуны раслый.

       Үсешкә омтылган педагог өйрәнүнең мәгънәсен аңлый һәм алган белемнәрен ничек кулланырга икәнен белә. Укытучы эшчәнлеге җиңел эш булмаганлыктан, үсеш контекстында мөгаллимнең сыгылмалы булуы, эшкә иҗади якын килүе, төрле көтелмәгән очракларга әзер булуы кирәк.