Без булдырабыз
Ел укытучысы- 2014
Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Эльвира Илгизовна әлеге бәйгедә катнашты. Башта район этабында дәрес үткәрү, методик семинарда чыгыш ясау, балалар белән әңгәмә, әти-әниләр белән катлаулы педагогик ситуацияләрне чишү кебек ярышлар аша узып, Эльвира районыбыз данын Казан шәһәрендә дә яклады. Анда да уңышлы чыгыш ясады. Аның тырышлыгын, сәләтен күреп, жюри әгзалары сокланганнар, алга таба да уңышлар теләгәннәр. Ә без үз чиратыбызда, Эльвира Илгисовна белән бәйгеләрдән соң әңгәмә кордык. Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк.
1. «Ел укытучысы-2014» бәйгесеннән соң туган хисләрегез белән уртаклашыгыз әле?
Укытучы хезмәте – мактулы, шул ук вакытта авыр һәм күп сабырлык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Мәктәптә эшләү өчен, балаларны яратырга, аларның тормышы белән яши белергә кирәк. Бүген укытучы үзе дә белемле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган шәхес булырга, һәрдаим үзенең һөнәри осталыгын камилләштерү өчен, даими эшләргә тиеш. “Ел укытучысы” бәйгесе – иң абруйлы, мөгаллим хезмәтенең асылын ачарга ярдәм итә торган бәйгеләрнең берсе. Әлеге бәйге зур җаваплылык, зирәклек, тырышлык таләп итә. Яныңда үзенең киңәшләрен бирүче, сиңа ярдәм итүче җитәкчең, укытучыларың булганда, эш нәтиҗәле бара. “Ел укытучысы” бәйгесе күңелемдә якты хатирәләр булып мәңге сакланачак.
2. Бу бәйгедә сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?
Иң әүвәле вакытның тыгыз булуы. Бер-бер артлы килгән һәр этапка бик җитди әзерләнергә кирәк. Шулай ук югалып калмау, барлык ситуациядән дә чыгу юлларын табу, сорауларга төгәл җавап бирү - бик мөһим.
3. Сезгә бу бәйге һөнәри яктан үсү мөмкинлеге тудырдымы?
Максатларыңа ирешү өчен, вакытыңны, көчеңне кызганмаска, тәҗрибәле укытучыларның киңәшләрен истә тотарга кирәк. Бәйгедә катнашу миңа иҗади яктан үсәргә, башка укытучыларның тәҗрибәләрен өйрәнергә мөмкинчелек бирде.
4. Башка укытучылар белән аралашып, үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?
Укытучы – белем бирүче, башкаларга үрнәк булучы остаз ул. Даими рәвештә үзгәреп торган заманнан артта калмас өчен, бүгенге көн укытучысына бик күп сыйфатларны үзендә туплау сорала. Бәйгедә, укытучылар белән аралашып, мин үземә шактый төҗрибә тупладым, дисәм дә була. Кызыклы шәхесләр белән әңгәмә кору, алардан нинди дә булса яңалык алу файдалы булды....
5. Алдагы елларда “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашырга теләгән иптәшләрегезгә нинди теләкләр җиткерер идегез?
Минем уйлавымча, үзеңнең сәләтләреңне ачу өчен мөмкинчелек булганда, аны кулдан ычкындырмаска, һәрвакыт яңалыкка, камиллеккә омтылырга кирәктер.
![]() |
“Татар кызы” бәйгесе
14 нче февраль көнне Вахитов районының балалар иҗат үзәгендә “ Татар кызы - 2014 “ бәйгесенең финал өлеше үткәрелде. Сайлап алу этабыннан финалга 6 кыз үткән иде. Сәхнәдә берсеннән - берсе матур, чибәр кызлар, өсләрендәге милли киемнәре һәрберсенә килешеп тора: буй-сыннарын тагын да зифа итеп күрсәтә. Көрәш бик кискен барды, чөнки барлык конкурсантлар да ныклап әзерләнгәннәр. Бәйге 2 этаптан торды. Башта кызлар үзләренең сәләтләрен күрсәтергә, икенче этапта зирәклекләре һәм татар телендә сөйләшү осталыклары тикшерелде. Без беренче чыгыш ясадык. Айгөл үзенең моңлы җырлавы, һәм аһәңле, тәэсирле сөйләме белән барлык залны шаккатырды. Ул халкыбызның “ Җидегән чишмә” көен бик яратып башкарды. Чыгыш бик мәгънәле, эмоциональ яктан күтәренке килеп чыкты. Башлангыч һәм олы сыйныф укучылары үзләренең яраткан биюләрен башкардылар. Икенче этапта да Айгөл сынатмады. Сорауларга бик уңышлы җавап бирде. Дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте: бүләкләү мизгелләре. 1 нче татар гимназиясенең гүзәле Гыйлаҗева Айгөл I нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Әхмәтҗанова Ләйсән Ибраһимовна, татар теле укытучысы
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |