Уку дәрьясында
Февраль ае – рус теле һәм әдәбияты айлыгы
Безнең гимназиядә рус теле һәм әдәбияты айлыгы бара. Һәр укучы бу чарада актив катнашырга тырыша. Айлык кысаларында Шугурова Лариса Николаевна, Таланова Ольга Сергеевна, Зергирова Лилия Наилевна ачык дәресләр үткәрделәр.
Китапханәдә юбиляр язучылар иҗатына багышланган әңгәмә-дәресләр узды. 7б сыйныфы өчен А.Гайдарга, ә 8а сыйныфы өчен А.С.Пушкинны искә алуга багышланган дәресләр үтте. Китапханә мөдире һәм рус теле укытучылары әлеге дәресләр балалар күңелендә яхшылык орлыклары калдырсын дип, чын күңелләреннән тырыштылар.
5нче сыйныфлар И.А.Крыловның тууына 245 ел уңаеннан оештырылган әдәби кичәдә актив катнаштылар. Алар язучының мәсәлләрен бик матур итеп сәхнәләштерделәр. Укытучылары Хәбирова Айгөл Эрнестовна, бөек мәсәлченең иҗаты балалар күңелендә тирән эз калдырсын өчен, бик тырышкан.
Урта сыйныфлар өчен 19 нчы февральдә актлар залында “Тылсымлы һәм бөек рус теле” дигән ЗТК үтте. Уенда 2 команда катнашты: “Күпбеләмнәр” һәм “Лингвистлар”. 89:87 исәбе белән “Күпбеләмнәр” командасы җиңеп чыкты. Җиңүчеләргә призлар бирелде.
Ә айлыкның иң төп чарасы “Туган тел көне” булды. Анда 1-11 нче сыйныф укучылары рус һәм татар телләрендә шигырләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Һәр кеше өчен туган теле иң кадерле әйбер икәнен бу кичәдән соң һәркем аңлагандыр, дип уйлыйм.
Менә шундый кызыклы һәм файдалы үтә безнең гимназиядә рус теле айлыгы.
Хәсәнова Рамилә, 10а сыйныфы укучысы.