Изгелек кыл
Безнең нәни дусларыбыз
Кышкы салкын көннәрнең берсе иде. Агачларга ап-ак бәс сарган. Әйтерсең лә, алар ак мамык шәл бөркәнгәннәр. Җирдә яткан кар бөртекләре җем-җем киләләр.
Менә шул карларга соклана-соклана, Марат мәктәптән кайтып бара иде, нечкә генә тавыш ишетелде. Малай тирә-ягына каранды. Йортлар арасындагы бер почмакта, посып кына, мәче баласы утыра иде. Менә каян килә икән тавыш! Бәләкәч салкыннан бик туңган, күрәсең, нык кына калтырана иде.”Синең хуҗаң кая соң, йомшаккай?” -диде Марат, мәче баласын куенына алып. “Тизрәк өйгә кайтырга кирәк,”- дип уйлады да малай, чапты гына. Бүлмәсенә кергәч, мәче баласын идәнгә җибәрде. Мескен песи бер урында калтыранып утыра бирде. Марат аны җылы кофтага төрде, алдына тәлинкә белән сөт китереп куйды. Бераз җылынгач, мәче баласы тәлинкәгә борынын төртте, тәмләп кенә сөт эчә башлады. Үзе ара-тирә күтәрелеп малайга карый.
“Эх, әнием мәчеләрне яратмый бит, нишләргә соң?”-дип уйлады Марат. Ләкин бәләкәчне урамга кире чыгарып җибәрергә бик кызганды ул.
Тиздән мәче баласына да җан керде: бүлмәдән бүлмәгә кереп, күзәтеп йөри башлады. Үзе бик матур иде. Күзләре ямь- яшел. “Нәкъ әнием күзләре”,- дип уйлады Марат. Йоннары ап-ак, муенында гына кара тап бар. Малай мәче баласына кушамат та уйлап тапты- Йомшаккай. Ваннага алып кереп юды да әле аны Марат. Кипшеренгәч, кечкенә генә ак йомгакка охшап калды бәләкәч.
Менә кичке якта әнисе белән әтисе кайтып керде Маратның. “Ай-яй, бигрәк салкын тышта. Мондый көндә җүнле хуҗа этен дә чыгармас,”- дип сөйләнә-сөйләнә керде әнисе. Маратка шул сүз җитә калды, яшереп куйган җиреннән Йомшаккайны күтәреп, әнисе янына килеп басты:
“Әнием- матурым, этләрне генә түгел, мәчеләрне дә чыгармый бит җүнле хуҗа, әйеме? Мин Йомшаккайны урамнан табып алып кердем. Әнием, ә күзләре нәкъ синеке кебек ямь-яшел,”-дип тезеп китте Марат. Әнисе белән әтисе берьюлы көлеп җибәрделәр.”Күзләре әниеңнеке төсле булгач, әйбәт инде,”- дип куйды әтисе. Әниләре мәче баласын кулына алды, шуны гына көткәндәй, Йомшаккай матур күзләре белән томырылып карады. Әйтерсең, ул:”Мин бик әйбәт, тәртипле булырмын, калдырыгыз үзегез белән мине,”-дип әйтә иде. Әнисенең йөзе яктырып китте.“Ярый, улым, алып кергәнсең икән, бер яхшылык эшләгәнсең. Тик әле эш аның белән бетми, аны тәрбияләргә, ашатырга-эчертергә кирәк. Бу вазифаларны үзеңә йөклибез инде,”-диде. Марат, шул сүзләрне генә көтә дә иде инде. Ул сөенеченнән сикереп китте. Йомшаккай да аңа иярде.
Шул көннән башлап, Марат белән Йомшаккай аерылмас дусларга әверелделәр. Көн дә бергә уйныйлар, дәрес хәзерлиләр. Йомшаккай, чыннан да, бик тәртипле мәче баласы булды. Бу тату гаиләгә килеп кергәненә бик сөенә иде ул...
Галиев Нияз, 8а сыйныф укучысы