Ял иткән арада

Шахмат ярышы


Безнең гимназиядә эшли торган ир-егетләр үз ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Алар шахмат ярышында катнашалар. Физика укытучысы Гыймадиев Наил Галләмович, математика укытучысы Бодров Руслан Германович, физкультура укытучысы Авзалов Гомәр Миншакирович, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Сираҗетдинов Ринат Хәмзевич һәм бинаның төзеклеген күзәтеп торучы эшче Галимҗанов Газинур Гарифҗанович, автобус йөртүче абыйларыбыз үз көчләрен шахмат уенында сынап карарга булдылар. Көчле ир-егетләребез арасында шахмат ярышында быел гына гимназиядә эшли башлаган укытучы апабыз Таланова Ольга Сергеевна да бар. Көн саен, дәресләр беткәч, ярышта катнашучылар берәр партия шахмат уйнап алалар. Әлегә исәп-хисап тигез бара. Шахмат бит зиһенне эшләтүне таләп итә. Безнең ир-егетләр спортның бу төрендә бер дә сынатмыйлар. Һәркемнең җиңәсе килә. Уен кызганнан - кыза бара. Әйдәгез, аларга уңышлар телик. Һәрберсен якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаиләләренә тигезлек, муллык теләп калабыз.


Сабирҗанова Эльвина, 10а сыйныф укучысы